Чаллыда ике яшьлек улын үтергән һәм алты яшьлек малаен яралаган хатынның хәле ничек?
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Русия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсеннән хәбәр иткәннәр.
«Суд тикшерүченең Альбина Исмәгыйлеваның сак астында булу вакытын 2020 елның 7 мартына кадәр озайту турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Гаепләнүченең сәламәтлеге яхшы. Тикшерү гамәлләрендә катнаша ала», — дип белдерә Тикшерү комитеты вәкиле.
Альбина Исмәгыйлевага психолог-психиатр экспертизасы билгеләнүе дә мәгълүм булды.
7 октябрьдә Чаллының 59нчы комплексындагы йортларның берсендә 32 яшьлек хатынның ике яшьлек улын пычак белән суеп үтерүе, алты яшьлек малаен яралавы, соңыннан үз-үзенә кул салырга омтылуы хакында хәбәр иткән идек.