+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 декабрь 2019, 06:40

Актырнак

Әти-әниеңнән бернәрсә дә яшермә икән ул.

Әти-әниеңнән бернәрсә дә яшермә икән ул

Азат яшәгән авылда берничә йорт хуҗасы гына эт асрый иде. Шуларның берсе — аның дусты, сыйныфташы Нияз. Яз башында аларның Актүше өч көчек тапты. Шул көннән алып ике дус көн дә этләр янында кайнашты һәм алар өчен иң зур мәсьәләне — ничек итеп Азатка бер көчекне үзләренә алып кайту мәсьәләсен тикшерде.
— Азат, көчекне бүген үк алып китмәсәң, мин аны түбән оч Илнурга биреп җибәрәм. Әллә синнән башка хуҗа таба алмас, дип уйлыйсыңмы? Белмәсәң, бел — югары очтан Илгиз, аръяктан Рәүф, Илдар да ялынып, сорап килде инде көчекне. Мин безнең дуслык хакына гына аларның теләгенә каршы килдем. Ә син һаман вакытны сузасың.
— Нияз, сәбәпнең нидә икәнлеген беләсең бит, — дип танавын җиңе белән сөртеп алды Азат. Әлегә әтинең рөхсәтен алалмадым. Аның белән сөйләшергә бер форсат та чыкмый.
— Дустым, барысын да аңлыйм, тик башкача көтә алмыйм. Я бүген алып китәсең, я бу матуркайдан колак кагасың, — дип ак тәпиле, колак очлары да шундый ук төскә манчып алынган каракучкыл төстәге йомшак төргәкне — көчек баласын Нияз дустының кулыннан тартып алды.
Азат бу мизгелдә аның шаяртмаганын һәм бер катгый карарга килергә кирәклеген бар булмышы белән аңлады. Ул үз гомерендәге иң мөһим адым ясаганын аңлый иде. Шуңа күрә тәвәккәлләргә булды.
— Ярый, мин аңладым. Хәзер өйгә кайтып, көчегемне яшәтер урын хәстәрлим дә, килеп алам. Зинһар, башка берәүгә дә биреп җибәрә күрмә, — дип ялвару тулы карашы белән Азат дустының күзенә төбәлде.
— Сөйләштек. Бары тик дуслыгыбыз хакына тагы бераз көтеп торам. Бар, йөгер! — диде Нияз, кыяфәтенә һәм тавышына үзенең өстенлеген чыгарып.
Ун яшьләрдәге бу ике малай мәктәпнең беренче сыйныфына укырга баргач дуслашты. Азат авылның аръягында яшәсә, Нияз югары очның иң читендә яши иде. Шул сәбәп белән алар мәктәпкә кадәр бер-берсенең барлыгын да белмәде. Ә инде язмышлары аларны бер парта артында очраштыргач, аерылмас дусларга әверелделәр.
Азат, апрель аеның ерганакларын искә дә алмыйча, җан-фәрман өйләренә йөгерде. Ул балалыгы белән әтисеннән рөхсәт алмыйча бу адымга баруына курыкса да, күңеленә күптәннән кереп утырган теләк, барлык икеләнүләрне җиңде. “Әтием көчегемне күрмәс тә, белмәс тә. Белеп калса да, куып чыгармас. Ул үзе дә мал җанлы кеше. Әтием юкка гына колхозның мал табибы булып эшләми. Аннан, ул мине дә бик ярата”, дип уйлады малай.
Азат әтисенә көчек алып кайту теләге турында берничә тапкыр әйтеп карады: бергә урманга печәнгә барганда, фермада төнге кизү торганда, колхоз сарыкларының йонын алышырга ярдәмләшкәндә, авыл көтүен көткәндә җаен туры китереп, этле буласы килү турында сүз кузгатты. Тик әтисенең моның турында ишетәсе дә килмәде.
— Эт белән сакларлык малым да, байлыгым да юк. Әнә, кемнәр бай, шулар эт асрасын! — дип кырт кисә иде аз һәм туры сүзле, коры холыклы әтисе.
...Азат көчекне бакчаларында яшерергә булды. Аларның бакчасы бик зур. Анда берничә төп алмагач, карлыган, чия куаклары үсә. Ә менә шомырт агачы күршеләре белән чиктәш якта, бакчаның өйдән иң ерак поч­магында үсә. Азат ояны да шул шомырт янында урнаштырырга карар кылды.
Малай келәткә кереп, буш катыргы тартма алып чыкты да, аны тиз генә шомырт янына илтеп куйды. Аннан, абзар кыегы астына менеп, бер кочак хуш исле печән алып төште. Көрәк белән кечкенә чокыр казыды да шунда тартманы утыртты. Инде печәнне дә түшәп, эшләгән эшен читкә китеп карагач, малай утынлыкка йөгерде. Аннан ике имән утын алып чыгып, тартманың өстенә куйды. “Болай булгач, көчегемә җил-яңгыр тимәячәк, тартма да очып китмәячәк”, — дип уйлады ул.
Шулай итеп, Актырнак яңа хуҗасының хәстәрле кулларына күчте. Азат буш вакытын яңа дусты белән үткәрде. Мәктәптән кайтып керүгә, бакча ягына ашыкты. Ул көчеккә качып кына сөт, калган шулпа, икмәк кисәкләре ташыды. Азат боларны никадәр белдертмәскә тырышса да, әнисенең сизгер күңеленнән, үткер күзеннән яшерә алмады. Беркөн чоландагы чиләктән сөт алып торганда әнисе килеп керде дә: Я, улым, кайчан сереңне чишәргә уйлыйсың? — диде. Азат үзенең фаш ителүенә бик гарьләнсә дә, дөресен сөйләп бирде һәм әтисенә көчек турында әйтми торырга үтенде. Әнисе улына сынаулы карап торгач: “И улым, улым! Әтиең кебек бигрәк мал җанлысың, өстәвенә үзсүзлесең. Халкыбызда: “Без капчыкта ятмый” дигән мәкаль бар. Бу кылыгың кайчан да булса бер беленәчәк. Озакка сузмый, әтиеңә сөйлә һәм җавап тотарга әзер бул! ” — диде дә, улына күрсәтми генә күз яшен сөртеп, чыгып китте.
Апрель ае үтеп, бар дөнья шау чәчәккә күмелгән бер мәлдә, Актырнак яңа “йортына” күченде. Аны Азат үз куллары белән бик тырышып, калдык-постык такта кисәкләреннән эшләгән иде.
Көчек тә көннән-көн үсеп, матураеп, яңадан-яңа һөнәр­ләргә өйрәнде. Ул Азатны арт тәпиләренә басып, алгыларын селки-селки, кечкенә койрыгын бертуктаусыз болгап каршы алды. Бу инде аның үз хуҗасын күрүгә шатлануын белдерсә, янына килеп җитүгә, муенын сузып, башын бераз аска июе — үзен сыйпарга, иркәләргә рөхсәт бирүе иде. Хуҗасы боларга чиксез шатланса да, Актырнакның өргән чакта тавышы да көчлерәк чыгуы борчуга сала иде.
Шулай берсендә Азат әтисе белән бергә урманнан кайтты. Печәнлекләрен карарга барып, “разведка” ясап кайтулары иде. Ихатага җигүле ат керүгә, Актырнак хуҗасын танып, өрә башлады. Әтисе дә моны искә алды һәм: “Карәле, улым! Безнең күрше Шәйдулла да баеган икән. Эт асрый башлаган бит. Үзе бигрәк хәтәр өрә тагы,” — дип көлде. Ә Азат бу вакытта куркуыннан шыбыр тиргә батып чыкты.
Көн артыннан көн үтеп, мәк­тәпләрдәге уку елы тәмам­ланып, җәйге яллар да җитте. Авылга шәһәрдән берәм-берәм кызлар һәм малайлар кайта башлады. Бу вакытта авыл тагы да ямьләнеп, җанланып китә. Урам, ялан-кырлар бала-чаганың күңелле чыркылдавына, көлүенә, бер сүз белән әйткәндә — шау-шуына күмелә.
Азатларга да Уфа кызы кунакка кайтты. Ул елдагыча, әти-әнисе белән Сабантуйга, дип кайта да авылда кала. Үзеннән ике-өч яшькә кече Роза исемле бу кызны Азат бик үк өнәп бетерми. Шәһәр кызларына хас купшы киемле, нәзберек Роза, нәкъ шул чәчәк кебек “энәле” дә иде. Малай белән кыз өйдә икесе генә калса, гел генә сүзгә килеште. Розаның артык кызыксынучан булуы һәм үзе артыннан ияреп йөрүе Азатның саруын кайнатты. Ә инде быел малайның башкалардан яшерен зур сере булуы — ике арадагы мөнәсәбәтне тагы да катлауландырды. Шуңа күрә Азат кыз белән бөтенләй сөйләшмәс булды, уенга да үзе белән бик сирәк ияртте.
Ямьле җәйге кичләрнең берсендә кичке уеннан соң кайтып килгәндә, Азат үзләренең йорты янында халык җыелып торганын күреп, туктап калды. Ул нидер булганын йөрәге белән тойды һәм бар көченә йөгерде. Өйләренә килеп ке­рүгә, түр яктагы диванда яткан Розаны күрде. Аның янында авылның фельдшеры Ләлә апасы белән әнисе утыра. Кунак кызының йөзе агарып киткән, өстәвенә тырналган, күгәргән, бер боты һәм беләге бинт белән бәйләнгән иде.
Азат эшнең нидә булганын тиз төшенде. Димәк, Роза Актырнак янына якын барган. Ә үз хуҗасыннан башка кешене күрмәгән мәхлук, кызны дошманы дип танып, аны талаган. Малай бакчага чыгып йөгерде. Шомырт янындагы оя буш, Актырнак бәйләнгән аркан кисеп алынган иде. Ул кире өйләренә йөгереп керде дә: “Актырнак кайда? Аны нишләттегез?” — дип ачыргаланып кычкырып җибәрде. Бу тавышка Роза сискәнеп уянып китте. Күрәсең, ул уколдан соң йокымсыраган булгандыр. Әнисе кунак кызын тынычландыргач, улына борылды да, гаепле кеше кебек яшьле күзләрен идәнгә төбәп, тавышын күтәрми генә сүз башлады:
— Балам! Тынычлан! Актырнакны әтиең күрше авылга алып китте. Анда аның бер дусты күптәннән эт сорап йөргән бул­ган. Хәтерләсәң, мин сине кисәткән идем һәм бу хәлне әтиеңә үзең сөйләп бирүеңне көттем. Тик соңладык. Каза синнән алда өлгерде. Кырын эш кырык елдан соң да беленә, балам. Ярый, Роза исән калды. Ә бит күрше Шәйдулла абыең аның кычкырганын ишетеп, ярдәмгә килмәгән булса, вакыйгалар үкенечле һәм аяныч тәмамланырга да мөмкин иде, — диде күз яшьләре аша.
Әнисенең елавы, үзен гаепле тоюы, Розаның курыккан күзләре белән үзенә төбәлүе малайның аңын ачып җибәрде һәм ул бик зур хата ясаганлыгын аңлады. Инде алар әнисе белән бергә үксеп елый иде.
Ул арада күрше авылга киткән әтисе кайтып җитте. Гадәттә җитез хәрәкәтле, җиңел сөякле әти кеше тупсаны бик акрын атлап керде дә авыр адымнар белән, Роза янына килеп, аның хәлен белеште. Шуннан соң гына улына борылып:
— Я, нәрсә әйтерсең? — дип салкын карашын улына төбәде.
Куркышыннан калтыранган, елаудан кызарган күзләрен кая яшерергә белмәгән малай нәрсәдер әйтте, тик сүзләре ишетелмәде.
— Бу кылыгың синең өчен гомерлек сабак булып калачак. Ир сүзе бер була. Юк дигәч, юк! Ярамый дигәч, ярамый! — дигән сүзләр тәрәзәләр зың­ларлык итеп яңгырагач, өй эчендә авыр тынлык урнашты.
Бу төнне өйдәгеләрнең берсе дә керфек какмады. Һәркем үз уенда иде. Азат кылган кылыгы, куркаклыгы өчен бик гарьләнде, кат-кат үкенде. Бары тик таң беленгәндә генә елаудан юешләнеп беткән мендәрен кочаклап йокыга талды.
Малай яңа көнен әти-әни­сеннән, Розадан гафу үтенеп башлады һәм башкача аларның йөзенә кызыллык китермәскә сүз бирде.
Шушы вакыйгадан соң әнисе улының еш кына шомырт янында күрер булды. Азат йөрәге түрендә гомерлеккә урын алачак, төшләрендә күреп саташачак, юксыначак Актырнагын сагыну хисләрен шулай баса иде...

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас