+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 декабрь 2019, 10:20

Йөзем хакы...

Угрылык бервакытта да хәерлегә илтми ул.

— Газизкәем, кибеткә йөгереп кенә барып, ярты кило йөзем алып кайт әле. Дөге бәлеше салырбыз. Алайса, иртәгә сугым суючылар алдына куярга бер тәмле ризык та юк. — Әлфия җиде яшьлек Мансурын сөйләнә-сөйләнә киендерде дә кулына 500 сум акча сузды. — Йөземнән калганын шунда ук яхшылап кесәңә сал, төшереп калдырма тагын...Акчага бик туйганнары юк шул Әлфияләрнең. Үзе декрет ялында утыра, иренең дә инде күптән хезмәт хакы күргәне юк. Дүрт җан әлеге дә баягы бала акчасына көн күрә. Ә ул нәрсәгә җитсен?! Кешечә ашыйсы да, киенәсе дә килә. Әле менә күршесеннән, казларны саткач та кайтарам, дип, бурычка алган соңгы акчасын улына тоттырып чыгарып җибәрде.
— Әни, менә монда төп-төгәл ярты кило. Зәлифә апа иң яхшысын, иң тәмлесен генә салдым, дип әйтергә кушты. — Суыктан бит очлары кызарып килеп кергән Мансур йөземле капчыкны әнисе­нә сузды.
— Әйбәт булган, балам. Онытылганчы калган акчаларны бир әле, җыеп куйыйм.
— Зәлифә апа миңа акча бирмәде ул, әни...
— Ничек бирмәде?! Йөзем­нең ярты килосы 500 сум тормыйдыр бит инде?! Үзең алырга оныт­кансыңдыр. Әллә төшереп калдырдыңмы?
Мансур, “юк” дигәнне аңлатып, башын чайкап куйды.
Зәлифәнең я дөрес үлчәмичә, я акчаларын биреп бетермичә авыл халкын еш кына алдавын белә иде Әлфия, тик бу юлы әлеге уеннан шунда ук баш тартты хатын. Ул кадәр үк кыланмас инде, очын-очка ялгап яшәгәнне белеп тора бит, дип уйлады. Мансур акчаны онытып калдыргандыр, дигән нәтиҗә ясап, тизрәк кибеткә ашыкты.
— Нишләп акчасын монда калдырсын, ди?! Үз кулларым белән бияләенә салып җибәрдем. — Зә­лифә апасы өметләрен акламады Әлфиянең. Со­ңыннан борчылуы йөзенә чыккан ананың йөзенә туры карап болай диде:
— Әллә акчаларыңны мин алып калган дип шик­ләнәсеңме? Аппагым, кеше өлеше миңа кирәк түгел.
— Нишләп синнән шик­ләним инде, Зәлифә апа! Бала үзе оныткандыр, дип килүем генә. Кешедән алып торган соңгы акча иде шул...
— Төшереп калдыргандыр да сиңа әйтергә курка инде хәзер!
— Шулайдыр, күрә­сең...
Кибеттән ярсып кайтып кергән ана өс киемнәрен дә салып тормады, идәндә сеңлесе белән уйнап утыручы Мансурны җилтерәтә дә башлады:
— Кая куйдың акчаларны?! Төшереп калдырдыңмы, ачык авыз?
— Миндә акча юк, әни...
Баланың куркудан ачыргаланып елавы Әл­фиянең җан ачуын гына кузгатты. Йөрәге белән Мансурның алдашмавын тойса да, ана, газизенең арт санына суккалый-суккалый, караватына ташлады...
Сабый рәнҗеше тиз төшә, диюләре хактыр, күрәсең. Шул ук кичне Зәлифә кибеттә үзе юып кына чыккан идәнгә таеп китеп, ялгыш пыяла витрина өстенә егылды. Челпәрәмә килгән пыяла ярчыклары аның уң кулын сеңеренә кадәр җәрәхәт­ләде. Берничә тапкыр катлаулы операция кичереп тә Зәлифәнең бармаклары гомерлеккә хәрәкәтсез булып калды...

Фото:odnews.info
Читайте нас