+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 декабрь 2019, 18:54

Тылсымлы мизгел картларны да кавыштыра!

Зәки бабай инде икенче Яңа елын берүзе генә каршылый. Хатыны исән чагында өй түренә, балалар кайтып төшсә дип, һәр елны ылыс исләре чыгарып утырган яшел чыршы коралар иде.

Зәки бабай инде икенче Яңа елын берүзе генә каршылый. Хатыны исән чагында өй түренә, балалар кайтып төшсә дип, һәр елны ылыс исләре чыгарып утырган яшел чыршы коралар иде.
Менә хәзер чыршысын ул ялгызы, гадәт буенча гына, шулай кирәк дип кенә бизәде. “12не сукканны көтеп булырмы, телевизор карармын да йоклармын, мөгаен. Туасы ел мин йоклаганнан гына тумыйча калмас...” – төрле төстәге гирляндаларны элгәндә, күңел төшенкелегенә бирелеп, шулай сөйләнде ул. Тәм тапмаганлыктан, барыбер ашамыйм дип, Фатыймасы белән ел да әзерләгән Яңа ел пил­мәннәрен дә бөгәсе кил­мәде. Төнгелеккә маллар ябылган, буаз сыер җылы абзар эченә кертелгән, өй җылы, тик ялгызлык кына җанны өтә дигән уйларга бирелеп, салмак кына ишекле-түрле йөрен­де.
50 ел бергә гомер кичергән Фатыймасы сандугачлар өздереп сайраган ямьле май аенда кисәк кенә гүр иясе булды да куйды. “Кешегә авырлык салып, башкаларга имгәк итеп озак яткырма, Раббым, җиңел үлемнәр бирсәң ярар иде. Үз түшәгемдә, риза булып соңгы мәртәбә күзләремне йомалсам иде”, – дип тели иде ул һәрчак. Сораганы кабул булды. Карты белән бакчаларына бәрәңге төртеп кереп, әбекәй чәен куеп җибәрде һәм аркамны төзәйтеп алыйм дип сәкесенә менеп ятты. Зәки бабай хат ташучы кертеп чыккан гәзитләрне караштыра иде. “Фатыйма, йоклап киттеңме әллә? Чәйнек кайнап чыккан тавышны ишетмисеңмени?” – диде дә газны сүндерде. “Чәйгә карагат яфрагы да кушыйммы, әүкәем”, – дип карчыгы янына килде. Фатыймасы “әүкәем” дигәнен ярата шул аның, әллә нинди ачуланыр чакларында да карты шулай дәшсә, ирексездән һәрвакыт йөзенә елмаю куна иде. Тик иренең “әүкәем”ен ул бүген ишет­мәде. Эше беткән кеше кебек, канәгать кенә мәңгелек йокыга талган да куйган...
Фатыймасы дөньяның бар ямен үзе белән алып киткәндәй тоелды Зәки бабайга. Ни чәйнең, ни ашның тәмен тапмады. Әллә нинди карават, тахталарга да алмаштырмаган яраткан сәкеләрендә йоклауның да рәте китте. Төн уртасында уяна да шуннан соң йокысы керфек очына да эленми. Таңнан утын кабызып куя да, тегеңә барып тотына, моңа... Тик бер эшенең дә рәтен табалмый. Аптырагач, маллары янына чыгып китә. Кош-кортны әбисе вафатыннан соң бетерде бабай. Сыеры, башмагы, сарыклары гына калды. Тугач та инәсен имеп кенә йөргән бозавын быел үзенә сугымга тотты, ә башмагын чалып, ике улына биреп җибәрде. Фатыймасы бар чакта да шәһәрдән сирәк кайткан уллары хәзер юлны бөтенләй сирәгәйтте. Ярый, хәзер чалгы күтәреп, интегеп печән әзерләп йөрисе юк. Пенсияңнән өлеш чыгарып, әзерне, рулон дигәннәрен сатасың да аласың. Утын кирәкми, шөкер, газ кергән. Уллары күрше авылдагы әби-бабаларына кайтып ярдәмләшә. Хатын-кызсыз йортны үзсенмиләр шул киленнәре. Берсе үтә дә үпкәчел, үзе дә кайтмый, ире кайтса да, телефоннан пыр туздырып, кодагыйларга “кайтып” җитәргә боера.
Ялгыз кешенең иң якын иптәше – уйлары. Диңгез кебек иксез-чиксез бит алар. Үзеңне белә башлаганнан алып, әлеге көнгә кадәр шул уйлар диң­гезендә йөзәсең. Иң кадерле мизгелләреңә озаклап тукталып, җаныңа ләззәт аласың... Бигрәк тә Фатыймасы белән бергә булган еллардан аерыла алмый ул. Яшьлегендә әнисенә кайтып: “Гадел кызына өйләнәм, инәкәй, каршы түгелсеңдер бит”, – дип хәбәр салды. “Ай, балам, эшлим дип өзгәләнеп бармыйлар бит әле алар. Сыерның да нәселен карап алырга кирәк, дигән борынгылар”, – диде әнисе, борчылуын яшермичә. Әмма Фатыйма аларга килен булып төшкәч тә, уңган-булдыклы булуы белән бианасын шаккатырды. Карт ана: “Шулай шул, аттан ала да, кола да туа дип борынгылар белми әйтмәгән”, – дип кабатлады... Иртә китте карчыгы, иртә. Я, ярый, маңгайга язылганы шулдыр инде дип, чынбарлыкка кайтты һәм абзарга чыгып, бозауга чирләп торган сыерының хәлен белеп керергә булды.
Абзар ишеген ачуга, сыерының авыр гына мышнап, чайкалып басып торган, юеш бозавын ялап торуын күрде. “Бүген генә дөньяга килерсең дип көтмәгән идем, ай рәхмәт төшкере”, – дип сөенде Зәки бабай бу күренешкә. Шул мәшәкатьләр белән мәш килеп, сыерының чүбен салдыртып, шикәрле су биреп, бозавы белән икесен җайлап урнаштырып керүгә сәгать 11 тулып та киткән иде. “Эй-й, Ал­лаһның рәхмәте, Яңа елны каршылап, 12 тулганны көтәм инде болай булгач”, – дип үз-үзе белән сөй­ләште. Шул мәл ишек шакыдылар. Кем булыр, дип, хуҗа келәне ачты. “Нәрсә, күрше, ике-өч сәгать буе ихатаңда утың сүнми, бер-бер хәл булмагандыр бит”, – дип сөйләнә-сөйләнә күршесе Сәкинә килеп керде.
Яңа ел бүләге итеп сыеры бозаулаганлыгын, шул мәшәкатьләр белән йөр­гәнлеген аңлатты бабай күрше карчыгына. “И-и-и, шатлыклы хәл, Зәки күрше, җиңел аяклы мал булсын! Син дә ялгыз, мин дә, үткән-сүткән саен тәрәзәмдәге утыма күз сал, берүзем генә бит, үлеп-фәлән ятмыйммы... Яңа елга балаларның берсе дә кайтмады, һәр кешенең үз тормышы, үз мәшәкате шул. Әйдә, күр­шекәем, 12не бергә каршылыйк, үткәннәрне барлап сөй­ләшеп утырыйк, син каршы түгелсеңдер ич? Менә Яңа ел пилмәннәре дә алып кердем, суын кайнарга куеп җибәрсәк тә вакытлы булыр”, – дип, туң­дырылган пилмәннәр тутырылган төргәкне өстәлгә таратты. Көтелмәгән кунакка Зәки бабай башта нәрсә дияргә белмичә аптырап калса да, күршесенең ихлас сөйлән­гәнен үз итеп, аның хәстәрлеген кире какмады. Өйдә ике кеше булгач үтә дә рәхәт, кемдер яныңда сөйләшеп кенә йөрсә дә иптәш икән шул! Карт шулай уйланып, ни дип сүз башларга белмәде. Карасана, өйләр яктырып киткәндәй булды, ылыс исе дә ныграк таралгандай тоелды. Шуннан ул үзе дә сизмәстән: “Сәкинә күрше, тол калып инде ничә еллар берүзең яшисең, булмаса, безгә бөтенләйгә күченеп кер инде син, яме”, – диде.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Борай районы.
Читайте нас