- Русиядә Агатага сөяк миен күчереп утыртудан баш тарттылар, безнең табиблар моны өметсез дип санады. Ә менә Израиль безгә ярдәм итәргә әзер, тик моның өчен бик күп акча таләп ителә. Без миллионерлар түгел һәм кирәк булган 16 миллион сум бездә юк, - ди Агатаның әнисе Алия Галиуллина. - Шуңа күрә без Радий Хәбировка, Өлфәт Мостафинга мөрәҗәгать итәбез, кызымның гомерен саклап калырга ярдәм итегез. Бездә эре компанияләр, «Башнефть», «УНПЗ», Корылтай депутатлары бар, алар хәйриячелек белән шөгыльләнә. Кызымны үлемнән йолып калырга ярдәм итүегезне ялварам.
Әйткәндәй, Агатаның ике яшьлек энесе бар. Анда да шул ук чир. Аңа бер хәйрия фонды акча җыя башлаган. Тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, бу ике сабый ике-өч ел да яши алмаячак...