«Агыйдел» Татарстан-Башкортстан дуслык, хезмәттәшлек оешмасы рәисе хатыны белән театрга баргач, үзен начар хис итә башлап, 21 декабрьдә кинәт вафат булды.
«Безнең гаиләдә төзәтеп булмаслык хәл булды — яраткан ирем, балаларның әтисе үлде, — дип яза Мәүзир Гыйниятуллинның хатыны Гөлирә. — Сезгә рәхмәт сүзләре язарга көч таптым. Сез барыгыз бергә — минем якыннарым, дусларым, күршеләрем, битараф калмаганнар, миңа ышаныч бирәсез. Безнең гаиләгә теләктәшлек күрсәткән, кайгыбызга битараф калмаганнарга рәхмәт. Кайгыны ихлас уртаклашу сүзләре төрле яклардан булды, барлык шәһәр елый, дип яздылар, бу сүзләрдән җиңел булып китте. Озатырга якыннар, дуслар, күршеләр, коллегалар, классташлар, якташлар, язучылар, артистлар, башка республикалардан килделәр.
Сезнең ярдәмегез әйтеп бетергесез. Дөнья битараф булмаган, ярдәмчел кешеләрдән тора. Рәхмәт, беркайчан да беркем дә мондый кайгы белән очрашмасын. Булганыгыз өчен рәхмәт!
Җаным! Сине бүләк иткән өчен мин язмышыма рәхмәтле. Мин бер дә уйламыйча бу утыз ел уртак тормышны тагын бер тапкыр синең белән узар идем. Без синең белән яхшы балалар тәрбияләп үстердек. Син тормышны яраттың, үз эшеңә бирелгән идең. Һәрвакыт шат күңелле, энергияле булдың, беркемне гаепләмәдең. Мине, балаларны, якыннарны, дусларны яраттың..."