Кичә Уфа коткаручылары гадәти булмаган чакыруга барган.
Башы белән тимер рәшәткә арасына кереп кысылган олы яшьтәге иргә ярдәм кирәк булган. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Бу хәл Көньяк автовокзал янындагы җәмәгать транспорты тукталышында булган. Уфада яшәүче 60 яшьлек ир тукталыштагы эскәмиягә утырган килеш башын шундагы тимер рәшәткәле киртәгә терәгән. Ул үзе дә башының рәшәткә арасына кереп китүен сизми калган, күрәсең. Ничек кенә азапланмасын, “әсирлектән” үзаллы гына котыла алмаган.
Ярый үзен очраклы гына узып баручы ир-егет күреп калган һәм коткаручылар чакырткан. Алар тиз арада килеп, бәлагә тарыган абзыйны коткарган һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.