+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 гыйнвар 2020, 20:35

Улының баш миен чәчрәткән

Аннары кечесенә бу хакта сөйләп биргән.

Аннары кечесенә бу хакта сөйләп биргән. Башкортстанның Чишмә районында 65 яшьлек хатын 48 яшьлек өлкән улын башына чүкеч белән бәреп үтерә.
Бу кылыгы турында ул башта үзенең кече улына әйтә, ә аннары полицейскийларга сөйләп бирә. Җинаять 8 гыйнварга каршы төндә эшләнсә дә, аның турында бүген генә билгеле булган. Тикшерү барышында ачыклануынча, ана белән аның улы арасында низаг килеп чыккан, ул үзара мыскыллауга әверелгән.
Хәзерге вакытта тоткарланганнан соң беренчел тикшерү эшләре башкарылган. Аңа «кеше үтерү» мәддәсе буенча гаеп белдерелгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фото: Уфа1.ру
Читайте нас