Уфалы Әнвәр Мәсәлимов гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән беренче тоткын булган.
Ул 36 ел коточкыч «Полярная сова» төрмәсендә утыра, аннан чыгарыла, тик күптән түгел янә рәшәткә артына эләгә. «КП-Уфа» корреспондентлары аның тормыш тарихын бәян иткән.
Әнвәр иптәшен үтергән өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Ир шешәдәшенә балта белән чаба, башын мичтә яндыра, ә башка өлешләрен чокырга ташлый. Бик күп вакытын төрмәдә утырып, Әнвәр тормышны чиста биттән башларга булган. Азат ителгәннән соң, кире Уфага күчә, фатир арендалый, төсле металл кабул итү пунктына эшкә урнаша. Хәтта бер хатын белән бергә яши башлый, дөрес ул да рәшәткә артына эләккән.
Мәсәлимов беркайчан да төрмәгә әйләнеп кайтмаска хыялланган, әмма аның теләге тормышка ашмый. 2018 елның ноябрендә Әнвәр фатир хуҗабикәсенең ире белән талаша, ул сөеклесе Һәм Мәсәлимов арасындагы җенси элемтәдән шикләнә. Хатынны яклау өчен Әнвәр иргә һөҗүм итә, аны буа башлый, аннары берничә тапкыр бавырына пычак кадый.
Әле ул тикшерү изоляторында. Хәзер аңа каты режимлы колониядә 5 ел утырырга туры киләчәк.