+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 гыйнвар 2020, 08:00

Эт оясыннан миллион сум акча урлаганнар

Акча югалу турында Стәрлетамактан эшкуар хәбәр иткән.

Стәрлетамак кешесе өчен яңа ел полициягә барудан башланган. Ир-ат белдергәнчә, аның 1,1 миллион сум акчасы юкка чыккан. Өстәвенә, аны гадәти булмаган урыннан - эт будкасыннан урлаганнар.
Акча хуҗасы бу хәл булган вакытны төгәл әйтә алмаган. 45 яшьлек эшкуар, Яңа ел бәйрәмнәре чоры булу сәбәбле, югалтуны берничә көн сизмәгән дә. Аның сүзләренчә, җинаять 27 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр кылынган булырга мөмкин.
Тәртип сакчылары "Урлау" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатты, - дип яза “ufacitynews.ru” сайты.
Фото: ufa.kp.ru сайтыннан
Читайте нас