+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 гыйнвар 2020, 06:40

Судка кадәр яши алмаган

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесенең үлеме бик сәер тоела.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесенең үлеме бик сәер тоела.
44 яшендә Хәйбулла районы буенча ЮХХДИ бүлегенең элекке җитәкчесе Фәрит Абдулнасыйров вафат булган. Аның үлеме турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә пәйда булды. Ул судка чак кына барып җитмәде. Узган елның язында аңа вазыйфа вәкаләтләрен арттырган өчен җинаять эше ачылган — үз танышыннан имтихан алмый гына машина йөртү хокукы биргән.
Тикшерү күптән түгел тәмамланды, суд датасын билгеләделәр инде, тик ул аңа кадәр яши алмаган. Сәер үлем, аңа нибары 44 яшь булган, бу яшьтә кеше картлыктан үлми.
ЮХХДИ җитәкчеләре моңа кадәр дә суд алдына басты. 2018 елда - Учалыда, аннары Авыргазыда шундый хәлләр булган иде.
Фото: Уфа1.ру
Читайте нас