Ул яшь ярымнан башлап протез йөртә.
Бу хәл Дондагы Ростов шәһәрендә булган. Яман шеш белән авыруы нәтиҗәсендә бер күзен югалткан балага инвалидлык бирмиләр.
Башта ул аңарда булган, әмма операция ясагач, аның хәле яхшырган һәм инвалидлыкны алганнар. Хәзер балага ай саен протезны алмаштырырга кирәк. Ә ул 30 мең сум тора. Гаилә өчен бу - бик зур акча. Баланың әнисе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Медицина-социаль экспертиза бюросы белән сөйләшүләр алып бара, әмма алар инвалидлыкны бирергә уйламый. Закон алар яклы, имеш.
НТВ телеканалы сораштырган юристлар, инвалидлык бирүдән баш тарту квоталар булмау белән бәйле булырга мөмкин, дип саный. Әлеге факт буенча тикшерү билгеләнгән.