Бәхеткә каршы, пычак белән тишкәләнгән хатын исән калган.
“Русский Гарвард” шәхси мәктәбе директоры Василиса Маслова Мәскәү депутаты Михаил Хананашвилиның хатыны Светлананы үтерүгә заказ биргән. Сәбәбе — көнләшү.
Ул яллаган студентлар хатынга алты тапкыр пычак чәнечкән. Яралы хатынны ире тапкан. Ул әле дәваханәдә бик авыр хәлдә.
Маслова һәм аның әшнәләре кулга алынган, алар тикшерү изоляторында. Адвокаты белдерүенчә, хатын авырлы.
Тикшерү фаразынча, ул депутатның сөяркәсе булган һәм Михаилны үзенеке итү өчен хатынын үтертергә карар иткән. Моны Хананашвили үзе инкарь итә. Алар арасында бары тик эшлекле мөнәсәбәтләр булган, имеш...