18 яшьлек егет әнисе белән талашканнан соң өеннән чыгып киткән.
Кичә әнисе улына багышланган хатны Интернет челтәрендә бастырды. Ул анда малае алдында гафу үтенгән.
Ике көн элек алар арасында низаг килеп туган. Егетнең кызы белән яшисе килгән, әмма әнисе моңа каршы чыккан. Нәтиҗәдә, кыз өенә кайтып киткән, ә егет ике көн өенә кайтмаган. Бүгенгә кадәр аның кайда булуы турында бер мәгълүмат та юк иде. Хәтта дуслары да кайда икәнлеген белмәде.
Интернет челтәрендә бастырылган хат зур популярлык яулады. Һәм, ниһаять, хат астында егет тә үзенең исән-сау икәнлеген язган. Ул Себер якларына акча эшләргә киткән. Фатир сатып алып, кызы белән бергә яшәргә ниятли. Егет язганча, ул дурт айдан гына кайтачак.
Ә менә кызы көтеп алыр микән соң?