+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 гыйнвар 2020, 06:25

"Өйдә үләргә иде..."

Кушнаренкода яшәүче Гөлнур Шәмсетдинова ире һәм инвалид улы белән тиздән урамда калырга мөмкин.

Кушнаренкода яшәүче Гөлнур Шәмсетдинова ире һәм инвалид улы белән тиздән урамда калырга мөмкин.
Алар әле 30 ел элек сатып алган йортта яши, шушында дүрт бала үстергәннәр. Ләкин өлкән уллары Рәшит, йорт төзергә булып, банктан бер миллион сум кредит ала. Инвалид энесе Азаматны поручитель итеп күрсәтә.
Соңрак Рәшит кредитын түли алмый һәм банк әти-әнисе белән Азамат яшәгән йортны сата. Рәшит, банк дөрес эшләмәде, дигән фикердә. Ләкин кредит учреждениесенең үз туксаны туксан. "Банк мәсьәләне хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итеп карады. Өч ел дәвамында бер чара күрүче дә булмады. Нәтиҗәдә, банк йортны сатты", - диләр анда.
Сатылуына карамастан, 70 квадрат метрлы йортны сату турында белдерү Интернетта һаман да эленеп тора. Аның хакы - 685 мең сум. Банкка Рәшит шушы кадәр акча кайтарырга тиеш.
Ә пенсионерларның һәм инвалидның арытабангы язмышы беркемне дә борчымый инде...
Фото: Башньюс
Читайте нас