Билгеле җырчы исән калганмы?
Мәскәү өлкәсендә атыш вакытында Русиянең популяр җырчысы Александр Серовның бер аягы яралана.
2019 ел ахырында Русиянең халык артисты дуслары белән Мәскәү өлкәсенең бер кафесында ял итә. Күпмедер вакыттан соң ниндидер сәбәп белән аның дуслары һәм күрше өстәл артында утырган компания арасында низаг чыга. Компанияләр мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен бинадан урамга чыга.
"Сөйләшү барып чыкмады, чөнки аларның берсендә пистолет булган икән һәм ул минем аяккаа атты,"- ди башкаручы.
Александр Николаевич нык курыккан. Аның сүзләренә караганда, атучы иптәшләре белән бергә бу урыннан тайган. Серовның дуслары вакыйга урынына ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан, алар җырчыны башкала хирургия институтына алып килгән. Анда медиклар артистның аягыннан пуляны алган.
Хәзерге вакытта ул табиблар күзәтүе астында булырга мәҗбүр, әмма аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Музыкант полициягә мөрәҗәгать итмәгән.