+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 гыйнвар 2020, 09:15

Күршесенең машина багына су тутырган...

Нәтиҗәдә, ике ир арасында низаг чыккан һәм ... аларның берсе үлгән.

Нәтиҗәдә, ике ир арасында низаг чыккан һәм ... аларның берсе үлгән.

Бу хәл Чиләбе өлкәсендә булган. Ике ир йорт алдындагы машина урынын бүлә алмаган. Һәм ирләрнең берсе чираттагы тапкыр кеше машинасын "үзенең" урынында күргәч, аның багына су тутырган. Хәзер машинага 100 мең сумга ремонт кирәк.

Арытаба ике ир арасында низаг килеп туган һәм алар сугышкан. Машина хуҗасы йөрәк авыруы белән чирләгән һәм төнлә вафат булган. Күршесе белдерүенчә, ул ирнең үлүен теләмәгән һәм аның гаиләсенә ярдәм итәргә әзерлеген белдергән. Әмма аның хатыны ярдәмнән баш тарткан һәм аны иренең үлемендә гаепли.

Әлегә полиция бу хәл буенча тикшерү үткәрә.
Фото: zen.yandex.com сайтыннан
Читайте нас