Ун яшьлек малай сәгать саен су коенырга һәм тән тиресен юешләп торырга мәҗбүр.
Һиндстанның Орисс штатында ун яшьлек малайны сирәк авыру аркасында "елан" дип атаганнар. Бу хакта "Daily Mail" басмасы хәбәр итә.
Джаганнатның бөтен гәүдәсе яргаланган коры тире белән капланган, ул елан кабырчыгын хәтерләтә. Моның сәбәбе дәваланмый торган авыру - ламеляр ихтиоз. Шуның аркасында малайга һәр сәгать саен су коенырга һәм көненә берничә тапкыр крем сөртергә туры килә.
Аның әтисе Прабакар Прадан дөге басуында эшли һәм улын дәвалауга акча таба алмый.
«Минем йөрәгем ярыла, чөнки улыма ярдәм итү өчен акча юк, — ди Прадан. - Ул көн саен әлеге ләгънәтле чирдән җәфа чигә".
Ламеляр ихтиоз - 600 мең кешенең берсендә очрый торган тумыштан килгән бик сирәк тире авыруы. Бу авыру дәвалауга бирешми, әмма махсус препаратлар һәм кремнар ярдәмендә аны җиңеләйтергә мөмкин.