+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 гыйнвар 2020, 17:55

Үсмер салкын тиюдән үлгән

Башкортстанда 16 яшьлек кыз ОРЗдан вафат булган. Табиб аны дәваханәгә саласы урынга, өенә кайтарып җибәргән.

Башкортстанда 16 яшьлек кыз ОРЗдан вафат булган.
Табиб аны дәваханәгә саласы урынга, өенә кайтарып җибәргән. Хәзерге вакытта табибка карата җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү фаразы буенча, узган елның февралендә Авыргазы районының Толбазы үзәк район дәваханәсенә көчле респиратор авыруы булган 16 яшьлек кыз китерелгән. Табиб, аны тикшереп, чиренең мәкерлелеген бәяләп бетермәгән, стационарга салмаган, ә өенә озаткан.
Гаепләү фикеренчә, тиешле дәвалау булмау үсмернең сәламәтлеге начараюга, ә алга таба үлеменә китергән. Моны экспертларның бәяләмәсе дә раслый. Алар фикеренчә, вакытында тиешле ярдәм күрсәтелгәндә, кыз исән калыр иде.
Фото: Башинформ.
Читайте нас