+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 гыйнвар 2020, 08:40

Исән калуың - үзе могҗиза!

"Хәзерге дөньяда могҗизалар калмады" дигән серле язма калдырып, тәрәзәдән сикергән студент чын могҗизага дучар булган.

"Хәзерге дөньяда могҗизалар калмады" дигән серле язма калдырып, тәрәзәдән сикергән студент чын могҗизага дучар булган.
Ул исән калган.
Мәскәү көллиятләренең берсендә белем алучы 19 яшьлек Александр (исеме үзгәртелгән) 44 яшьлек әнисе һәм 12 яшьлек энесе белән ике бүлмәле фатирда яшәгән. Әнисенең сүзләренә караганда, улының көллияттә берничә фән буенча "койрык"лары булган. Шуның аркасында алар арасында низаг чыга.
Икенче көнне егет укудан кайтканда өйдә энесе генә була. Александр бүлмәгә кереп китә һәм ишекне яба. Бераздан малай абыйсы янына керә, тик ул бүлмәдә булмый. Бала, тәрәзәдән карап, асфальтта ятучы Александрны күреп ала. Егет: "Хәзерге дөньяда могҗизалар калмады", - дигән язма калдырган булган.
"Ашыгыч ярдәм"не узып баручы бер хатын чакырткан. Килгән табиблар егетне башкала дәваханәләренең берсенә алып китә, ул исән кала. Шушы үзе үк могҗиза түгелмени?!
Читайте нас