+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 гыйнвар 2020, 07:35

Бишенче каттан егылган баланы тотып өлгерәләр

Өч яшьлек малайны әнисе өйдә үзен генә калдырып, мәктәпкә икенче баласын алырга китә.

Өч яшьлек малайны әнисе өйдә үзен генә калдырып, мәктәпкә икенче баласын алырга китә.
Бала бишенче каттагы тәрәзә төбенә менә һәм рәшәткә арасыннан үрмәләп чыга. Берникадәр вакыт бала рәшәткәләргә ябышып тора, аннары ул егылып төшеп китә.
Төшкәндә малай өченче катта чыгып торган тәрәзә кыегына бәрелә.
Бу арада биредә яшәүче күрше-күлән аста җыела. Бала төшәргә ихтимал булган урынга җәймә тарттырып өлгерәләр. Бәхеткә, сабый нәкъ шул тукымага килеп төшә һәм җитди имгәнми. Табиблар аның баш мие селкенүен билгели. Бу хәл Ташкентта булган.
Фото: Газета.ру
Читайте нас