Мессенджерларда таралган "Минтимер Шәймиев өйләнгән", дигән хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
Бер уйлаганда, кеше ялгыз яшәргә тиеш түгел, хәтта олыгайган көнендә дә. Ләкин Минтимер Сәкинәсенә хыянәт итәр микән? Ай-һай...
Юк, әлбәттә. Минтимер агабызның якыннары моның “фейк”, ягъни ялган булуын белдерә. 82 яшьлек Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев икенчегә өйләнгән дип, аның икенче хатыны кем булуын да язганнар иде. Кайбер хәбәрләрдә ул Теләче районы хакимиятенең ел ярым злек вафат булган башлыгының тол хатыны диелгән. Күпләр моңа ышанган. Чөнки 2018 елда, чынлап та, Теләче районының хакимият башлыгы үлгән. Җитмәсә, бу хәбәр фото белән “дәлилләнгән”.
Тик фотосурәтләрнең барысында да Минтимер Шәрип улы төрле хатын-кызлар белән төшкән. Берсендә - оныгы Камилә, икенчесендә – Кыргызстанның элекке президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны – Рәисә белән...
“Мессенджерларда Минтимер Шәрип улының өйләнүе турында йөргән хәбәр – ялган!” - дип белдергән Минтимер агабызның ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина.
Фото: социаль челтәрләрдән.