+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 гыйнвар 2020, 06:45

Биш кеше кайнар суга пешеп үлгән

Хостелда кайнар су торбасы шартлаган.

Хостелда кайнар су торбасы шартлаган.

Бу хакта Telegram - «112 " каналы хәбәр итә.Соңгы мәгълүматларга караганда, биш кеше һәлак булган, тагын берничә кеше дәваханәдә ята.

Бинаның аскы катында торба шартлап, кешеләр булган бүлмәгә кайнап торган су аккан. Авария Пермь шәһәренең Индустриаль районындагы «Карамель» кунакханәсендә булган. Фаҗига урынына төбәк башлыгы Максим Решетников килгән.

Узган елның декабрендә Сургутта Күпфункцияле үзәк (КФҮ) хезмәткәрләренә һәм анда килүчеләргә кайнар су акты. КФҮ хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәл урынын урындыклар белән әйләндереп алып, килүчеләрне чыгарган. Соңрак кайнар су торбасын шартлавы ачыкланган, гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер кеше дә зыян күрмәгән.
Фото: Лента.ру
Читайте нас