Уфа шәһәрендә яшәүче Рамина Камилҗанны 26 ел эзли. "Минем башка ирем булмаячак", - ди ул.
Яшьләр Советлар Союзы заманында Грузиядә таныша. Кыз анда эш буенча бара, егет - үги әтисенең туган ягына. Алар өйләнешә, уллары туа. Дөньялар бутала башлагач, Рамина Уфага кайтып китәргә мәҗбүр була.
Алар бианасы, ире белән даими рәвештә хат алыша. Әмма Раминаның иске йортын сүтәләр һәм ул икенчесенә күченә. Бианасы да Ростов өлкәсенең Азов шәһәренә күченеп китә. Анда качакларга торак өчен дача бүлеп бирәләр һәм аралашу өзелә, хатлар килүдән туктый.
Рамина ирен эзли башлый. Ул хәтта ике тапкыр «Жди меня» телетапшыруына, полициягә мөрәҗәгать итә. Әмма әлегә җавап юк.
Рамина тикшерү эшен башлаган һәм Камилнең Ростов өлкәсендә булырга мөмкин булуын ачыклаган: ул әнисе янына барган, әмма анасы ул вакытта инде вафат булган һәм ул урамда калган.
Социаль челтәрләр аша эзли торгач, Рамина ире турында мәгълүмат тапкан. Аны урамда хәер сорашып йөргәндә күргәннәр, ул үзенең коллыкта җәфа чигүе турында сөйләгән.
- Мин аны нинди хәлдә булса да кабул итәчәкмен. Аннан башка минем ирем юк, - ди Рамина.
Мондый тугрылык өчен язмыш аны бүләксез калдырмасын иде.
Бу хакта тулырак: ufa1.ru