+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 гыйнвар 2020, 13:00

Кер бавына уң ягы белән эленгән кием мәет сорый...

Бәләкәй чактан картәниләр авызыннан төрле ырым-шырымнар ишетеп үстек. Бүген дә, ниндидер шомлы бер серлелеккә уралып, күңелдә яши алар. Югач, кер бавына уң ягы белән эленгән кием мәет тели, ди иде өлкәннәр.

Бәләкәй чактан картәниләр авызыннан төрле ырым-шырымнар ишетеп үстек. Бүген дә, ниндидер шомлы бер серлелеккә уралып, күңелдә яши алар. Югач, кер бавына уң ягы белән эленгән кием мәет тели, ди иде өлкәннәр.

Чит кеше мендәрендә йокласаң - чәчең коелыр.
Киемне кигән килеш тексәң, бәхетеңне юк итәсең.
Өстәл өстен кәгазь белән сөртсәң - талашуга.
Ашагач, урындыкны өстәл янына яхшылап күчереп куймасаң, ирең ялкау булыр.
Ашаганда аякны селкеп утырырга ярамый - шайтан ияләшер.
Киемне сул ягы белән төрергә, кеше өлешен ашарга ярамый — бәхетсезлеккә.
Өстәлгә, тәрәзә төбенә, тупсага утырырга ярамый - чир, хәерчелек иярер.
Баш киеме белән уйнарга ярамый - башың авыртыр.
Китек савыттан ашарга ярамый - бәхетең кителер.
Кояш баегач өй җыештырсаң, кер юсаң - йорттан бәрәкәт китәр.
Савыт-сабаны юмыйча ятсаң - пәри туй үткәрер.
Кайчы белән уйнасаң - талашырсың. Һ.б. һ.б.

Кайбер ырым-шырымнарның фәнни нигезе дә барлыгы күптән билгеле инде. Мисал өчен, китек савыттан ашамаска кушкан борынгылар. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, кителгән савытта организм өчен зарарлы бактерияләр үрчи һәм кеше тора-бара авыруга дучар була.

Башка ырым-шырымнар да буш урында барлыкка килмәгәндер. Бу серле дөньяда ниләр генә булмас!
Фото: goodfon.ru сайтыннан
Читайте нас