Суд ачыклаганча, узган елның 1 октябрендә Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир өлкән яшьтәге хатынның өенә бәреп кергән һәм җенси мөнәсәбәткә керүне таләп иткән. Әби баш тарткач, ир берничә тапкыр аның битенә суккан һәм карчыкны көчләгән.
Җинаятьчене "Йортка законсыз рәвештә үтеп керү", "Җенси характердагы көчләү гамәлләре" һәм "Зыян күрүченең ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып көчләү" мәддәләре буенча биш ел ярымга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр.