Нәни бала төнлә йоклаганда диваннан егылып төшкән.
Татарстанның Ютазы авылында узган шимбәдә сабый бала төнлә йоклаганда диваннан егылып төшкән. Аннары ул җылыту батареясына орынып пешкән һәм вафат булган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
Тикшерү фаразы буенча, кичке якта 4 айлык бала анасы белән диванга йокларга ята. Төнлә бала җылыту батареясы янына тәгәрәп төшә. Сабый кайнар батареяга орынып нык пешә һәм вафат була.
4 айлык малайның мәетен иртән эштән кайткан әтисе табып ала.
Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган.