Дубайдан Уфага очучы самолетта бер хатын гауга куптарган. Шул сәбәпле очкыч Иранга төшеп утыра язган.
Бу хатынның сәерлекләре самолетка утыру белән башлана. Ул җырлый, рэп укый башлый. Ә үзенә кисәтү ясаган пассажирларга ярсып кычкыра, аларга һәм бортпроводникларга ташлана, сумкасы һәм йодрыклары белән суга...
Бары 40 минуттан соң гына пассажирлар бу исерек хатынны скотч белән бәйли ала. Күпмедер вакыттан соң ул йоклап китә һәм самолет кирәкле аэропортка төшеп утыра.
Җирдә хатынны полиция көтеп тора, протокол төзелә һәм аңа хәзер зур штраф, яки холык төзәтү эшләре яный.