Уфаның Тикшерү изоляторында 17 яшьлек үсмер үлүен хәбәр иткән идек. Бу уңайдан республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, хокук яклаучы Олег Галин түбәндәгеләрне белдерде.
Егет наркотиклар әйләнеше өчен хөкем ителгән булган, хәзер ул иптәше белән автомобиль урлауда гаепләнә. Аларны СИЗОга 2019 елның августында урнаштырганнар.
Нормативлар нигезендә, балигъ булмаганнарны һәркөн медик тикшерә, үсмердән шикаятьләр булмаган, дип сөйли хокук яклаучы. Әмма янә бер җинаять эше фигуранты булу аның кәефен кырган. Аңардан әнисе баш тарткан һәм ул бу хәлне авыр кичергән.
15 гыйнвар кичендә ул кизү торучы табибка эче авыртуга зарланып мөрәҗәгать итә. Анда кендек бүсере чире булуы билгеле. Табиб авырту сәбәпләрен билгели алмаганлыктан, үсмерне дәвалау-профилактика учреждениесенә җибәрәләр. Анализлар организмда бернинди дә тайпылышлар күрсәтми. 17 гыйнварда дәваханә пациенты вафат була.
Судмедэкспертиза, үсмер йөрәге туктаудан үлгән, дип билгеләгән. Туганнары исә, үсмерне кыйнаганнар, шуның аркасында чире азган, дигән фараз әйткән иде.
"Яңа ел алдыннан мин 1нче СИЗОда булдым, үлгән үсмернең әшнәсе белән сөйләштем – ул үзе тикшерү эшләрендә иде. Аның сүзләренчә, тоту шартлары әйбәт – вакытында тукландыралар, кием-салым алыштыралар, душ бар, яхшы мөгамәлә... Балигъ булмаганнар ялгыз камераларда, видеокүзәтү астында яши. Аларны кыйнаулары мөмкин түгел", — ди Олег Галин.