Бар бит игелекле укучылар!
Магнитогорск шәһәрендә туып үскән, хәзер Forbes исемлегендәге миллиардер Игорь Рыбаков үзе укыган 56нчы санлы мәктәпкә миллион доллар акча бүләк иткән.
"Мин 56нчы мәктәпкә чиксез рәхмәтлемен. Мин арытаба капитал ясау өчен миллион доллар бүләк итәм", — дигән ул.
"Технониколь" компаниясенең хуҗаларының берсе Игорь Рыбаков Магнитогорскига килеп, мәктәп укытучылары һәм укучылар белән очрашкан.
Рыбаков бу акчаларны файдалану өчен өч юнәлеш тәкъдим итә. Миллион доллардан килгән акчаның 30 проценты балаларга стипендия түләүгә, 30 проценты укытучыларга хезмәт хакына, 40 проценты мәктәптә игелекле укучылар тәрбияләүгә тотылырга тиеш.