Могҗизага охшаган вакыйга, әлбәттә, 31 декабрьдә була.
Игорь Иткалюк гаражга запас частьлар артыннан бара, тәмәке тартырга туктый һәм җирдә тукыма кисәкләрен күреп ала. Искә алмаска да булыр иде, әмма эчендә нидер кыбырдаганын күреп якынрак килә. Караса, сабый ята.
Игорь тиз генә баланы курткасына төрә дә ашыгыч ярдәм машинасына йөгерә - якында гына авария булу сәбәпле, табиблар шунда килгән була. Монысы үзе бер могҗиза. Табиблар сабыйның исән-сау булуын белдерә. Әмма, әгәр Игорь янында булмаса, яңа туган бала үлгән булыр иде.
Хәзер ир малайны уллыкка алырга тели: хатыны белән инде сигез ел яшиләр, балалары юк. Бу җитди мәсьәләне язмыш үзе хәл иткән.