Ишембай шәһәрендә коточкыч хәл булган.
17 яшьлек үсмер әти-әнисенә һәм аларның кунакка килгән танышына пычак белән ташланган. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә.
Барысы да кичә күпкатлы йортның бер фатирында була. Хөсәеновлар гаиләсе кунакка дус хатынны чакыра. Өлкәннәр эчә һәм күңел ача. Шулвакыт аларның уллары кайтып керә.
Күңел ачу бер-ике сәгатьтән соң канлы фаҗигагә әйләнә. Егет пычак белән әнисе, әтисе һәм аларның танышына ташлана.
Алар барысы да төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Әтисенең ныклап каршы торуы аркасында гына корбаннар юк. Һөҗүм итүче дә, зыян күрүчеләр дә исерек булган.