+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 гыйнвар 2020, 15:20

Тугызынчы каттан егылып төшкән дә... торып та киткән

Ханты-Манси автономияле округында гаҗәеп очрак булган.

Ханты-Манси автономияле округында гаҗәеп очрак булган.
Анда 27 яшьлек кыз тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып исән калган. Моннан тыш, ул егылган урыныннан үзе торып китә һәм күршеләреннән ашыгыч ярдәм чакыртуын үтенә.
Русия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсендә бу очракны раслаганнар. Кызның егылуы видеокүзәтү камераларына да эләккән. Куркыныч кадрларда кешенең көрткә егылып төшүе күренә. Кар өемнәре аның авырлыгыннан сибелеп китеп, икенче катка кадәр күтәрелә. Берничә секундтан кыз көрттән чыга һәм атлап китә...
Кыз белдерүенчә, аны беркем дә этмәгән, ул үзе егылып төшкән. Әле ул Нижневартовск дәваханәсе реанимациясендә. Бер сөяге дә сынмаган, тик шок кичергән һәм имгәнүләре бар. Гомеренә куркыныч янамый.
Фото: Lenta.ru
Читайте нас