+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 гыйнвар 2020, 19:50

Гомәр авылында өч кешенең гомере өзелгән

25 гыйнварда Ишембай районында Гомәр авылында коточкыч фаҗига булган.

25 гыйнварда Ишембай районында Гомәр авылында коточкыч фаҗига булган.
Бер йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, корбаннар да бар: хәрабәләрдә 61 һәм 23 яшьлек ике хатынның һәм бер баланың гәүдәсе табыла. Малайга нибары 4 яшь була.
Янгын турында кичке сәгать биштән соң билгеле булган. Шәхси йорт янган Үзәк урамга янгын сүндерүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җитә. Алар 17:51 сәгатьтә утны сүндерә алган.
Йорт янып бетә. Шулай да бер баланы коткарып калып булган: 3 яшьлек сабый Ишембай балалар дәваханәсендә. Хәзерге вакытта бу фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.
Фото: Башньюс.
Читайте нас