+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 гыйнвар 2020, 15:10

Салганны эчеп бетер!

Чәйне кем яратмый?! Әмма, ашыгу аркасында, бәгъзе берәүләр ясалганын да эчеп бетерми, чәшкенең төбендә булса да калдыра. Ә белгечләр моның начар гадәт икәнен раслый.

Коллегаң белән чәй эчкәндә төбендә калдырасың икән, икегезне дә күңелсез хәлләр көтүе ихтимал. Бу, иң беренче чиратта, акча мәсьәләсенә кагыла.

Таныш булмаган кеше белән табында утырганда чәеңне эчеп бетермәсәң, хезмәт урыныңда сиңа карата мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрер.

Начар гадәтең җитәкче белән чәй эчкәндә кабатланса, гаиләдә проблемалар барлыкка киләчәк.

Ерак юлга чыгар алдыннан якын туганнарың белән табын корып утыру тәртибе бар. Монда инде чәйне тамчысына кадәр эчеп бетерү зарур. Чәшке төбендә кала икән, туган-тумачалар белән шактый озак очрашырга туры килмәс.

Югарыда китерелгән ышануларның чынбарлыкка тәңгәллеге фәнни тикшеренүләргә нигезләнми, әлбәттә. Әмма шунысы хак: чәй кебек файдалы эчемлекне нигә эчеп бетермәскә?!

Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас