Бәхетсез мәхәббәттән соң, егет эчкечелеккә бирелгән.
"Вконтакте" социаль челтәрендә мәхәббәт темасына багышланган күп төркемнәр бар. Анда бер хатын-кызның язмасы аеруча игътибарымны җәлеп итте.
"Бер ел элек кенә яхшы хезмәт хакы алып эшләгән улым, бүген эчкечелеккә бирелде... Бәхетсез мәхәббәт улымны юкка чыгарды... 5 ел дәвамында бер кыз артыннан йөрде. Ниһаять, ике ел элек ул кыз да аңа карады. Узган ел никах укыттык. Җәйгә туй да үткәрергә уйлаганнар иде. Бергәләп кредитка машина сатып алдылар. Әмма гыйнвар башында киленебез, улымны ташлап, икенче егет янына китте. Җитмәсә, машина да аның исемендә булган. Ә кредитын үземә түләргә туры килә.
Улым бу югалтуны авыр кичерә. Берсен дә тыңламый, көн дә аракы эчә. Нәрсә эшләргә дә белмим..."
Хөрмәтле дуслар! Сез бу очракта әнисе белән егеткә нинди киңәш бирер идегез?