+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 гыйнвар 2020, 07:55

XXI гасырның зур фаҗигаләре

Кытайда килеп чыккан коронавирустан кот очып торганда, гасыр башында дөньяны тетрәткән шуңа охшаш берничә вакыйганы искә төшерик

Шуларның беренчесе "H5N1 кош гриппы" исеме астында билгеле. Тавыктан кешегә вирус күчү очрагы 1997 елда була. Рәсми мәгълүматлардан бу чорда 300дән кимрәк кеше үлүе билгеле, соңгы очрак 2014 елда теркәлгән.

H1N1 дуңгыз гриппы очраклары ХХ гасырның 1976 һәм 1988 елларында ук килеп чыга. Пандемиянең иң зурысы 2009 елда теркәлә: 221 мең кеше зарарлана һәм шуларның 2 меңнән артыгы вафат була.

SARS атипик пневмониясе 2002 елда Кытайда баш калкыта. Әлеге вирус белән 8 мең кеше зарарлана, 773 кеше үлә.

Эбола вирусы 2014-15 елларда Африкада 11 меңнән артык кеше гомерен өзә, ә 2019 елда Конгода бу чирдән 2199 кеше үлә.

Фото: france24.com
Читайте нас