Ә тугыз ай эзләделәр.
Смоленск өлкәсендә яшьтәшләре белән урманда туган көн үткәргән Влад Бахов сәер генә юкка чыга. Дуслары, ә алар 12 кеше, аны спиртлы эчемлекләр алырга китүен һәм югалуын әйтә.
Үсмерне бик озак эзләделәр. Үзәк каналларда аның турында берничә тапшыру эшләнде. Шаһитлардан сорау алынды. Алар барысы да бер сүздә булгач, алдан сөйләшеп куйганнар, дип шикләнделәр. Экспертлар, Владның гаип булуында аларның гаебе, бар дип тәкърарлады.
Үсмернең гәүдәсе бу эшкә Тикшерү комитеты башлыгы игътибар иткәч кенә табыла. Балаларның пикник ясаган урыныннан 1300 метр ераклыкта гына, сазлыкта. Аны тапкан волонтерлар Влад үзе баткан дип уйламый, чөнки бу очракта гәүдә шунда ук калкып чыгар иде...
Югалган үсмер турында хәбәр итүчегә миллион ярым акча вәгъдә иткәннәр иде. Кемдер, шуңа кызыгып, алдарак авызын ачкан булса кирәк...