+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 февраль 2020, 11:25

Бишенче каттан песи балаларын атып бәргән

Аста аларны балалар елый-елый җыйган.

Аста аларны балалар елый-елый җыйган.
Уфада коточкыч вакыйга булган.

Бер ир бишенче каттан яңа туган песи балалары салынган өч пакет ташлаган һәм урамга аларның канга баткан әнисен алып чыккан. 30 гыйнвар кичендә Невский урамы, 14 адресы буенча урнашкан йорт каршында булган хәлләр турында Уфадан Светлана Казакова сөйләгән.
– Бу вакытта аста балалар уйный иде, алар мескен песи балаларын җыярга ташланды һәм елый-елый җыйдылар. Әлеге ир яңа пакетларны бәйли дә көрттән песи балалары җыеп йөрүче балаларга ыргыта... - ди ул.

Нәтиҗәдә, ике песи үлгән, икесе исән калган. Тагын бер пакет белән дүрт песи баласы агач ботакларында эленеп калган һәм шунда туңып үлгән.

- Бер сәгатьтән соң килгән коткаручылар бригадасы агачтан пакетны ала алмады, - дип сөйләгән Светлана. - Исән калган песине һәм аның ике баласын «Потеряшки» оешмасыннан волонтер алган. Полиция ярдәм итә алмавын әйтә, чөнки фатир хуҗасы ишекне ачмый, ә күршеләр анда кем яшәвен белми...
Читайте нас