+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Февраля 2020, 11:55

Бер ай шикәрсез яшә

Халык муллыкка чыгып, шикәргә тамак туйган иде, табиблар татлы ризыкка “Ак үлем” ләкабе такты. Имеш, шикәрнең кешегә зыяны зур икән. Ә чынлыкта ничек?

Статистика мәгълүматлары, чынлап та, илдә шикәр куллануның кискен артуын билгели. Сәламәтлек саклау белгечләре, елына кеше башына 24 килограм тирәсе шикәр куллануны нормага ярашлы, дип саный. Ә статистикадан күренүенчә, Русиядә елына бер кешегә 40 килограмм татлы ризык туры килә. Ягъни ике тапкыр диярлек артык.

Моннан тиешле нәтиҗә ясап, сәламәтлек турында уйланырга һәм бу юнәлештә чаралар күрергә вакыт, дип исәпли “РИА-Новости” порталындагы әңгәмәсендә эндокринолог Татьяна Бочарова. Шуңа да табибә бер айга шикәрдән тулысынча баш тартырга киңәш итә. Монда инде сүз рафинадланган шикәр турында бара.

Уңай нәтиҗә ике көннән соң ук күренә башлаячак. Ни өчен дигәндә, шикәр бит башка азык-төлек составында да җитәрлек. Ул бит организмга кәнфит-прәннек, хәтта икмәк ашаганда да керә. Алардагы шикәр күләме организмга таләп ителгәнне тулысынча каплый, дип исәпли белгеч.

Шикәрсез чәй эчү күңелгә ятмас, әлбәттә. Әмма тырышырга кирәк, чөнки шикәрне артык күп куллануның зыян китерүен беләбез бит.



Фото: delo.ua
Читайте нас