+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 февраль 2020, 13:00

Хакимияттән себерке белән куарга!

Иглин районының Акбирде авыл Советы хакимияте ветеран әбигә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кәнфит тартмасы һәм чәй бүләк иткән.

Иглин районының Акбирде авыл Советы хакимияте ветеран әбигә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кәнфит тартмасы һәм чәй бүләк иткән.

Бу хакта социаль челтәрләрдә бер ханым сөйли.
- 90 яшьләренә Акбирде авыл Советы хакимиятеннән шундый "искиткеч бүләкләр" алучы Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары бик кызганыч. Хезмәт өчен орденлы ветеран мондый бүләккә лаекмы? Ул бик кимсенде, - дип зарлана әбинең туганы.

Әлбәттә, социаль челтәрләрдә ачулы постларның чиге юк. Аларның берсе - "Җиңүнең ничек яуланганын онытканнар", ә икенчесе "чиновниклар симерде һәм кешеләрдән аерылды", дип язган. Өченчесе исә "мондый хезмәткәрләрне хакимияттән себерке белән куарга" тәкъдим итә.

Боларның өчесе дә дөрестер, ахры...
Фото: cemicvet.mediasole.ru
Читайте нас