+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 февраль 2020, 07:20

Дефицит сатып баемаган!

Гомерен сәүдә эшенә багышлаган кешеләр моның ни икәнлеген яхшы аңлый

Гомерен сәүдә эшенә багышлаган кешеләр моның ни икәнлеген яхшы аңлый

Бүгенге героебыз — гомеренең күп өлешен Балтач районында сәүдә хезмәтенә багышлаган Гөлсәвия Мирһаҗева. Бу ачык күңелле апаны районда белмәгән кеше бар микән?!

Татарстанның Актаныш районы Түке авылы кызы Гөлсәвия 1929 елның 18 декабрендә 8 балалы гаиләдә өченче сабый булып дөньяга килә. Ире, Башкортстанның Балтач районы Иштирәк авылы егете Мөхәммәтҗан белән 1956 елда Свердловск өлкәсенең Первоуральский шәһәрендә таныша алар. Гөлсәвия бер заводның ярдәмче хуҗалыгы булган совхозда савучы, яшелчәче булып эшли. Заводта эшләгән авылдашына кунакка килгәндә Мөхәммәтҗанны Гөлсәвия белән таныштыралар.
Яшь гаилә Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә күченә. Мирһаҗевлар биредә ун ел шахтада эшли. Гөлсәвия машинистка була, Мөхәммәтҗан шахтадан күмер чыгара. Уңган хатын шул елларда сатучы, тегүче һөнәрләрен үзләштерә. Тормыш үз җае белән барганда көтелмәгән хәл язмышларына үзгәреш кертә. Мөхәммәтҗан ташкүмер астында калып имгәнгәннән соң табиблар аңа авыл җиренә күченеп яшәргә киңәш итә. Мирһаҗевлар ирнең туган районына кайтып төпләнә. Тәүдә Түбән Карыш сельпосына урнашалар: Мөхәммәтҗан товаровед, хәзерләүче булып эшли, Гөлсәвия — сатучы. Бу 1969 ел була. Ул вакытта Мирһаҗевлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә: Наил, Гөлсинә, Гөлфирә.
Берничә елдан гаилә, яңа йорт төзеп, Иске Балтач авылына күченә. 1972 елда, гаиләләрен тагын да тулыландырып, төпчек уллары Илшат дөньяга килә. Арытаба Гөлсәвия апа башта район үзәге Иске Балтачтагы азык-төлек кибетендә, аннары “Универмаг”та сатучы була.
Халыкның үзәгенә үткән дефицит заманын ул дәвер кешеләре яхшы хәтерли торгандыр әле. Районда сәүдә өчен җаваплы кешеләр район җитәкчеләреннән узып, кайткан товарны сәүдәгә чыгарырга курка, чөнки товар санаулы, югарыдагыларның ныклы контролендә була. Югалып калмый Гөлсәвия. Җаен туры китереп гади халыкка дефицит товарларны сату әмәлен таба. Менә шушы игелеге өчен генә дә авылдашлары аңа зур рәхмәтле була.
Нәкъ шул елларда кулы эшкә оста хатын заказлар буенча күлмәкләр тегә. Тире иләү серләрен үзләштереп, куян, тиен, төлке, ондатра тиреләрен үзе эшкәртеп, җылы бүрекләр тегә. Кулы эш белгән уңган хатын кичләрен мамык шәлләр дә бәйли. Арытаба хезмәт юлы хәзерләүләр конторасында дәвам итә. Җиде ел биредә эшли Гөлсәвия апа. Дүрт баш сыер асрый ул елларда Мирһаҗевлар.
1973 елда районга ике җиңел автомашина бүленә. Гөлсәвия апа үзенең тормышын кабат күз алдыннан үткәрә: дүрт сыерны һәр көнне кул белән савып, флягаларын кул арбасына салып, сөт эшкәртү заводына илтеп тапшыра. Ел дәвамында үз хуҗалыгыннан 5 тонна сөт тапшырып, районда беренчелекне кулыннан ычкындырмый. Аннары яшь баласын Карыш урамыннан “Аэропорт” бистәсендә урнашкан балалар бакчасына илтә. Аннары сәнәгать зонасында урнашкан эшенә, хәзерләүләр конторасына ашыга...
— Тәвәккәлләп, райком секретарена юлландым. Барысын да ничек бар, шулай сөйләп бирдем. “Бирегез безгә бер машинаны, без алабыз”, — дидем. Район Сабантуйларында иң күп сөт тапшырган хуҗалык буларак танылган гаиләбез үтенечен район җитәкчелеге кире какмады. Рөхсәт кәгазе кулыбызга бирелгәч, машинаны Уфадан барып алдык. Бик озак хезмәт итте ул машина безгә, — дип искә ала еракта калган елларны Гөлсәвия апа.
Гомер эчендә югалту да кичерә Мирһаҗевлар гаиләсе: 45нче яшендә өлкән уллары Наил авырып вафат була.
— Юллар да тигез түгел, сикәлтәле. Ни хәл итәсең инде... Аллаһы биргән сынауларга түзәргә кала, — ди сабыр йөрәкле Гөлсәвия апа.
Алтмыш ел парлы гомер кичергән ирен бүген дә юксына, рухын догалары белән сөендереп яши ул. Өч ел элек арабыздан киткән Мөхәммәтҗан абыйны зурлап искә алу табыны җыя, балалары, оныклары белән каберен тәрбияләп тота дин юлында булган, ураза, намазларын калдырмый яшәүче Гөлсәвия апа.
Ә балалары күптән үзаллы тормыш көтә инде. Гөлсинәсе Уфа шәһәренең Ветеринария идарәсендә әйдәүче белгеч булып эшли. Гөлфирә ире белән үз эшләрен уңышлы алып баралар. Иске Балтач авылында төпләнеп гомер кичерүче шәхси эшкуар Илшат Мирһаҗев турында гәзитләрдә мәкаләләр даими дөнья күреп тора. Туган районы авылларында аның башлангычында тормышка ашырылган хәйрия эшләре турында матбугат битләрендә яктыртылып килә. Түбән Карыш, Чуртанлыкүл һәм башка авылларда яшәүче халык ул төзекләндергән чишмәләр суын сөенеп куллана, яу кырларында ятып калган, сугыштан соң тыныч тормышта яшәп арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә урнаштырылган обелискларга чәчәкләр сала...
Улы һәм килененә, кыз һәм кияүләренә, җиде оныгы, ике турунына күңел һәм йөрәк җылысын тигез өләшеп, газизләренә авырлык китермичә үз көнен үзе күреп яши героем. Тынгы белмәс җан бүген дә гомере буе яратып башкарган шөгыльләреннән аерылмый.
— Картайгач, төнлә йокы алмаган чаклар күп була. Торып утырып йон эрлим, эрләп арыгач, бәйли башлыйм, — дип, диванында өелеп яткан җылы оекбаш, бияләйләргә күрсәтте Гөлсәвия апа.
Балаларына, оныкларына, дуслары, туганнарына өләшә ул күңел җылысын кушып бәйләгән җылы оекбашларын.
Бай, гыйбрәтле дә, үзенчәлекле дә тормыш юлы үткән Гөлсәвия апа.
— Эшләмәгән эш калмады. Эштән куркырга ярамый. Кешене эш яшәтә. Кулы эш белгән кеше беркайчан да югалмый, — ди ул. — Сәүдә эшен бик яратып башкардым. Әлегедәй күз алдымда: өлкән яшьтәге апалар акчаларын кулыма биреп, санап алырга кушалар, миңа ышаналар иде. Кешенең тиененә дә кагылмадым, гөнаһка кермәдем. Шунысына күңелем дә, җаным да тыныч. Халык, яратып, үз итеп, “Үзебезнең Сәвия” дип йөртте. Үзем дә сатып алучыларны якты йөз белән елмаеп каршы ала идем...
Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Ә героемның тормыш кадерен арттырып яшәвенең сере тирәндә, сабый чагындагы истәлекләргә барып ялгана.
Сугыш чоры. Гөлсәвия үскән гаиләдәге сигез баланың әле төпчеге Әхсән дөньяга килмәгән. Иң өлкән ике туганы кул арасына керә, эшли. Өченче бала — Гөлсәвия. Аңардан кече Гайнетдин ике яшендә вафат була. Өч кече ир туганы Садертдин, Фәүзетдин, Фирдәвис үсеп килә. Аналары эштә. Көнлек норма көрпә оны кемгә җитсен?! Балалар ачыга. Гөлсәвия көн саен бакча артларындагы чишмәгә суга йөри. Бер көнне чишмә буендагы болында төклетураларның чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыюларын күзәтә. “Боларның оясы бардыр бит. Баллары да булырга тиеш...,” дип уйлый кыз һәм болын буйлап атлый. Тауга күтәрелә. Ә анда... тезелеп утырган гөмбәләргә тап була. Су алмыйча, ике чиләк гөмбә җыеп кайта. Аны юып, казанга салып пешерә. Пешеп чыккач, беренче гөмбәне үзе ашап карый.
— Агулы гөмбә булса, мин үләчәкмен. Мин үлсәм, гөмбәгә кагылмагыз. Мин үлмәсәм, сез дә ашарсыз, — ди Гөлсәвия.
Ашый кыз. Берни булмый. Аннары гөмбәне туганнары тәмли. Шатлыкларыннан сабыйлар үрле-кырлы сикерә.
Икенче, өченче көнне дә җыеп кайта кыз гөмбәләрне. Әниләренә берни белдерми. Туганнарының йөзенә алсулык йөгерә. Хәлләнеп китәләр. Әниләре аптырый: “Бу балаларга нәрсә булды соң?” — ди. Шунда гына “сер”не чишә Гөлсәвия. Ул җыйган гөмбәләр ашарга яраклы әтәч гөмбәсе булып чыга.
Бу хәлне туганнары гомер буе искә ала. “Апа безне коткарыр өчен нәрсә генә эшләмәде”, — дип, күрешкән саен хәтерләрендә яңарталар.
— Сугыш чоры. Колхоз идарәсенә стенд эшләп элгәннәр. Шунда “Кем эшләми, шул ашамый!” дип зур итеп язып куйганнар иде. Шул сүзләрне укып, гомер буе эшләп яшәргә тырыштым, — дип күз яшьләренә ирек биреп сөйли Гөлсәвия апа.
Инде күптән лаеклы ялдагы апабыз бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә, умарталар тота, бозаулар асрый, кош-корт үрчетә.
Ялларда янына кайтып җыелган кызлары, кияүләре, улы, килене, оныклары, туруннары — аның өчен бәхет чыганагы.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.


Читайте нас