+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 февраль 2020, 16:25

Бер кыз купальникта светофор юа...

Октябрьскийда яшәүчеләр кызык хәлгә шаһит булган.

Октябрьскийда яшәүчеләр кызык хәлгә шаһит булган.
Шәһәр урамнарының берсендә күңелле музыка астында бер кыз ярымшәрә килеш светофор юа. Регина көлә, елмая һәм машина йөртүчеләргә кул болгый. Ә ниндидер мизгелдә купальникта кала һәм үзен сөт белән коендыра.
Социаль челтәрдән файдаланучыларның күбесе кызның гамәлләре турында тискәре фикерен белдергән. "Киләчәк өчен куркыныч, "хәйп" өчен тиздән үтерә башлаячаклар", "Бәлки, аның башы киткәндер?", "Бу акциянең мәгънәсе?.."
Әмма Регинаны хуплаучылар да бар: алар, видео кәефне күтәрә, ә явыз кешеләр һәрчак булачак, һәм мондый комментарийларга игътибар итәргә кирәкми, дигән фикердә. Регина үзе, бу бәхәс кенә иде, ә видеоны дуслары яхшы кәеф белән уртаклашыр өчен төшерде, дип сөйли.
Кыз тискәре фикерләрне укып көенә, чөнки, үз абунәчеләремнең күңелен күтәрәсе генә килгән иде, ди. "Бер-берегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз, шуннан сезнең тормышыгыз яхшырак булачак", ди кыз.
Фото: bash.news
Читайте нас