+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 февраль 2020, 12:20

Бер урында өч кеше баткан

Шуларның берсе - бала.

Шуларның берсе - бала.
Ленинград өлкәсенең Тосно районында 8 февраль иртәсендә әти-әниләре белән чаңгыда шуганда ике бала боз астына киткән. Өлкәнрәк баланы әтисе судан тартып алып дәваханәгә җибәрә, ә өч яшьлек кыз һәлак була.
Берничә сәгатьтән соң шул ук урында ике чаңгычы суга бата. Шушыңа шаһит булган кеше аларның элекке кыз үлгән урын яныннан үтүләрен сөйләгән. Ул чаңгычыларны хәвеф турында кисәтә, тик тегеләре аны тыңламый һәм боз астына төшеп китә.
Соңрак коткаручылар 40 яшьләр тирәсендәге ир-егет һәм хатын-кызның мәетен тартып чыгарган.
Фото: mk.ru
Читайте нас: