+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 февраль 2020, 08:55

Мин ничек эчүне ташладым?

Эчүне ташлау җиңел түгел ул, башлау гына җиңел. Ләкин теләк булганда, моңа ирешеп буладыр. Менә түбәндәге хатта да шул турыда язылган. Эчкечелек сазлыгына бата башлаган егеткә ярдәм кулы сузучы булган. Аның ысулы да бик кызыклы. Моны бөтен кеше дә эшләп карый ала. Кыскасы, хат сезнең хозурда.

Эчүне ташлау җиңел түгел ул, башлау гына җиңел. Ләкин теләк булганда, моңа ирешеп буладыр. Менә түбәндәге хатта да шул турыда язылган. Эчкечелек сазлыгына бата башлаган егеткә ярдәм кулы сузучы булган. Аның ысулы да бик кызыклы. Моны бөтен кеше дә эшләп карый ала. Кыскасы, хат сезнең хозурда.

“Безне, 15 яшь егетне, машина йөртүчеләр танык­лыгы алганнан соң Пыть-Ях шәһәренә эшкә җибәр-деләр. Транспорт предприятиесенә эшкә урнаштырдылар, тулай торактан урын бирделәр. Безгә 20-23 яшь иде. Күңелле вакыт... Романтика. Төньяк безне яхшы хезмәт хакы һәм күңелле вакыйгалары белән үзенә тартты. Өлкәннәр каравыннан тыш үзаллы тормыш башланды. Беренче көннәрдән үк “общак”ка акча җыйдык. Бу акчадан азык-төлек, тәмәке һ.б. сатып алдык. Аннары көннең ничек узуы турында сөйләп, кәрт уйнадык. Акрынлап өстәлдә аракы күренә башлады.Акчаны шул ук “общак”тан ала идек. Мин башта эчмәдем, тик гомум казнага акчаны бөтен кеше белән тигез салдым, ә алар гына эчә. Кыскасы, мин акрынлап эчүгә күнектем.
Ә иртән руль артына утырырга кирәк. 1998 ел. Ул вакытта катгый контроль юк иде. Һәм мин калтыраган кулларым һәм эшләмәгән башым белән руль артына утыра идем.
Күпмедер вакыттан соң инде эчүне ничек ташларга белми каңгыра башладым. Һәм үзаллы аракыдан баш тарта алмавымны аңладым. Һәр кичне без ару гына сала идек, бу көннән-көн шулай дәвам итте. Мин инде нәрсә булганын аңламый идем. Тизрәк эшне тәмамлыйсы һәм кайтып баш төзәтәсе генә килде. Һәм мин бу яман гадәтне ничек ташладым соң?
Ул көнне дә шулай булды. Гадәттәгечә, иртәдән айнымыйча руль артына утырдым. Юлда тулай торакка әйләнеп кайту турында гына уйладым. Шул вакыт кул күтәргән кешене күрдем. Туктадым. Машинага 75 яшьләрдәге бабай кереп утырды. Күпмедер вакыт дәшми бардык. Бераздан бабам миңа карап: “Улым, син махмырдан интегәсеңме әллә? — дип сорады. — Ә авария ясаудан курыкмыйсыңмы? Рюмка сузганда баш тарта алмыйсыңмы?”
Мин, гомумән, бабайның вәгазь укуын тыңларлык хәлдә түгел. Хәлем начар. Дәшмим. Бабай моны килешү дип аңлады һәм дәвам итте: “Бернинди кодировка да кирәк түгел сиңа. Мин әйткәнне эшлә һәм үзең дә спиртлы эчемлекләрдән баш тартачаксың. Теләсә кайсысыннан! Өч көн дә үтмәячәк, барысын да үзең тоячаксың!”
Мин тыңлый башладым. Чөнки эчүне ничек ташларга дип күптән уйлап йөри идем инде. Ә бабай дәвам итте: “Өеңә кайткач, бернәрсәдән дә баш тартма. Эчәргә тәкъдим итсәләр, эч. Тик шунда ук бәдрәфкә барып, авызыңа ике бармагыңны тыгып, үзеңне эчеңә кергән алкогольне чыгарып бетерергә мәҗбүр ит. Тагын өстәл янына утыр. Аракы эчкән саен шушыны кабатла. Өч көн дә үтмәячәк, син барысын да аңлаячаксың!”
Бабайның машинадан төшәр вакыты җиткән иде. Мин аңа рәхмәт әйттемме-юкмы, хәтерләмим, әмма ул минем күңелемә өмет чаткысы салды.
Эшләп, тулай торакка кайткач, барысы белән бергә кичке аш ашарга утырдым. Өстәлдә аракы да бар иде. Мин инде карар кабул иттем һәм үземә спиртлы эчемлекне ничек ташларга кирәклеген аңладым.
Миңа бер стакан аракы суздылар. Мин эчтем һәм, нидер кабып куеп, өстәл артыннан чыктым. Бәдрәфкә кереп, авызыма ике бармакны тыктым. Алкоголь инде үз эшен башлаган иде (чөнки организм аны көн буе көтте) һәм минем гәүдәмне ташлап китәргә ашыкмады. Күпмедер вакыт интеккәннән соң, барыбер коса алдым. Шулай берничә тапкыр кабатланды.
Икенче кичне дә шулай булды. Ә менә өченче көнне бабай әйткән сүз тормышка ашты. Һәм мин барысын да аңладым. Миңа эчәргә тәкъдим иттеләр, әмма стаканны иренгә тидерү белән күңел болгана, укшыта башлады. Мин бер стакан эчтем һәм бәдрәфкә йөгердем һәм шунда ук барысы да кире чыкты. Мин бу кичтә эчә алмадым инде. Һәм шул вакыттан соң 9 ел эчмим. Эчә алмыйм. Алкоголь, хәтта сыра исе сизелүгә, миндә косу рефлексы барлыкка килә. Шулай итеп бабай эчүемне ташлатты”.
Фото: gazeta.ru
Читайте нас