+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 февраль 2020, 06:50

Нәнәләренә кунакка барган булганнар...

Таиландның Пхукет курортында катерлар бәрелешкәндә һәлак булган ике бала бу вакытта нәнәләре белән була.

Таиландның Пхукет курортында катерлар бәрелешкәндә һәлак булган ике бала бу вакытта нәнәләре белән була.

"Балалар Чиләбе шәһәреннән Пхукетка килгән булган. Хәзер без Чиләбедән аларның гаиләсе белән элемтәгә чыгабыз", - дип аңлата Чиләбедәге балалар омбудсмены Евгения Майорова.
Аның сүзләренә караганда, төбәк хакимиятләре Русиянең Таиланд Корольлегендәге Илчелегенең консуллык бүлегенә рәсми запрос җибәргән. Җавап көтелә.

Әлеге фаҗигадә 22 кеше зыян күргән, ә ике бала — 12 яшьлек малай һәм 6 яшьлек кыз - һәлак булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, алар Чиләбе өлкәсеннән Таиландта яшәүче әбисе белән бабасына кунакка килгән булганнар. Кайбер мәгълүмат чаралары, алар бергә ял итәргә килгән, дип яза.

Фаҗигагә юлыккач, аңсыз яткан балаларны тай кешеләре һушка китермәкче булган. Моны видеога да төшереп алганнар. Куркыныч кадрларны — тай кешеләренең бөтенләй белмичә, бер кул белән балаларга массаж ясарга тырышуын Таиланд мәгълүмат чаралары таратты.

Һәлак булган кыз бию белән шөгыльләнгән. Абыйсы исә бик яхшы укыган, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңгән.

Пхукет провинциясе губернаторы, балаларның әти-әниләре 1 миллион сум компенсация алачак, дигән.
Читайте нас