Гаилә бәхете түгәрәкләнсен өчен әллә ни күп тә кирәкми
Бу якты дөньяда барлык вакыйгалар да серле рәвештә бер-берсенә бәйләнгән, үрелгән, күрәсең. Һәрхәлдә, моңа үз гомеремдә бер генә тапкыр инанмаганмындыр. Шундый вакыйгаларның берсе хакында бәян итмәкчемен.
Гали абзыйны авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр: ул яше-картына ярдәмчел, һәрчак мөлаем кеше. Гаиләсе дә үрнәкле: җәмәгате Рәсимә белән бер кыз, бер малай үстерделәр. Гомер буе колхозда шофер булып эшләгән Гали абзый, лаеклы ялга чыккач, авылыбыз мәхәлләсен җитәкләде. Мәдрәсә тәмамлап, халык әйтмешли, “указлы мулла”га әверелде. Менә шул Гали абзый белән бер көнне, авыл мәчетенә сәдака бирергә кергәч, озак кына әңгәмәләшеп утырырга туры килде.
— Кызыбыз да, улыбыз да башлы-күзле булды, Ходайга шөкер! – дип уртаклашты хәзрәт. – Кызыбыз белән киявебез бүгенге көндә дүрт бала үстерә, улыбыз белән киленебез дә алардан калышмас, иншаллаһ. Кызыбыз тормышында булган бер гыйбрәтле вакыйга хакында сөйлисем килә.
Сәлимәбез үзе кебек инсафлы, акыллы егеткә кияүгә чыкты, матур гына яшәп киттеләр. Бер елдан кызлары дөньяга аваз салды. Оныгыбыз тугач, без, картәни-картәтиләрнең башы күккә тиде! Ясминәбезне сөеп туя алмадык. Без хатыным белән бик матур балалар караваты бүләк иттек. Шунда үсте инде бәләкәч!
Ел артыннан ел үтте. Ясминәбез мәктәпкә укырга төште, ә менә яшь гаиләнең нишләптер башка балалары юк та юк. Без дә бу хәлгә аптыраштык. Әнисе кызыбыздан ипләп кенә сораштырып шуны белде: кыз белән кияүнең үзләренең дә тагын бәбәй алып кайтасы килә, тик нигәдер изге теләкләре кабул булмый икән. Бу хәл турында борчыла торгач, бер төнне миңа төш керде. Мин аны изге төш димен. Чөнки ул безнең һәм балаларыбызның тормышын үзгәртте.
Җәен челтерәп аккан чишмә буенда утырам, имеш. Чишмәдән су алырга килгәнмен, тик нишләптер чиләкләрем өйдә калган. Ничек алып кайтыйм икән инде суны, дип борчылам үзем. Шулвакыт сукмактан яныма йөгереп оныгым Ясминә килеп чыкты.
— Менә, картәти, бизәкле чиләкләремне алып килдем! — ди.
— И балакаем, мең рәхмәт сиңа! Әти-әниеңнең зур ярдәмчесе булып үсеп киләсең. Тик менә, кызганыч, энекәш я сеңлекәшең юк һаман, — дип әйтеп куйдым.
Ясминә миңа җитди итеп карап торды да:
— Картәти, ә хәтереңдәме, миңа тугач та сез матур карават бүләк иткән идегез? Аны табып алып кайтсаң, бәлки, энекәш яки сеңелкәшем күптән булыр иде инде! – диде.
Дертләп уянып киттем. Шул ук көнне кызым белән киявем йортына бардым.
— Без Ясминәгә бүләк иткән карават кайда ул? – димен.
Кызым аны, оныгыбыз үсә төшкәч, ахирәтенә биргән икән. Ә тегесе караватны кире китермәгән.
Караватны юлларга үзем киттем. Аны, сүтеп гаражга чүп-чар арасына чыгарып куйганнар! Менә бит нинди җавапсыз кешеләр була. Үзең файдасын күргәч, инде кирәкми башлагач, нигә инде әйберне кабат хуҗасына кайтармаска!
Тузаннарын сөртеп, караватны үзебезнең өйгә алып кайтып корып куйдым. Бер ел узгач, кызыбыз белән киявебезнең тагын бер кызлары туды. Карават кабаттан аларның йортына күчте. Ике елдан игезәк уллары дөньяга аваз салды! Барысы да сау-сәламәт, алма кебек матур балалар! Бүген без бәхетле картәти-картәни. Шушы вакыйгадан соң мин бу серле дөньяның безгә, адәм балаларына ачылып бетмәгән якларының бихисап күп булуына ышандым.
...Ходай тарафыннан бирелгән мөлкәт һәм ризыкларыбыз өчен без, инсаннар, ихлас рәхмәтле булып яшәргә, аларны юкка-барга исраф итмәскә тиешбез. Чүп-чар арасына ыргытылган балалар караваты кабат йорт түренә кайтканнан соң гына бу гаиләнең бәхете түгәрәкләнүен дә, бәлки, шушы күзлектән чыгып аңлату дөрестер.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.