+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 февраль 2020, 07:10

Укытучы укучыны аздырган

35 яшьлек хатын белән 15 яшьлек үсмерне нәрсә берләштерә?

35 яшьлек хатын белән 15 яшьлек үсмерне нәрсә берләштерә?
Әстерхан мәктәпләренең җитди профильле уку йортларының берсендә җенси җәнҗал купкан. Укучылар биология укытучысы һәм тугызынчы сыйныф укучысының мәктәптә бер-берсен назлаганнарын видеога төшергән, ә соңыннан укытучыга карата шантаж куллана, предмет буенча яхшы билгеләр таләп итә башлаган. Ул катгый баш тарткач, бу "клубничка"ны Интернетка чыгарганнар.
Ачулары кабарган ата-аналар «педофилка»га җәза бирүне таләп иткән. Хәер, укытучы үзе әлеге видео пәйда булгач та эштән киткән.
Дөрес, укучыларның берсе «МК»га биология укытучысының, аның фикеренчә, гаепле түгеллеген хәбәр итә, чөнки «зыян күрүче» үзе аңа гашыйк булып артыннан йөргән.
Икенче укучы, укытучы белән тугызынчы сыйныф укучысының элемтәләре турында күпләр белә иде, аларны бергә күрүчеләр булды, дип сөйләгән.
- Хәзер аны балигъ булмаган бала белән бәйләнеше өчен төрмәгә утырта алалардыр, мөгаен. Әмма без моны теләмәс идек, гомумән, ул - бик яхшы педагог, - дигән укучы.
Социаль челтәрләрдә кешеләр бу роман турында фикер алыша, кемдер укытучының гамәлләренә ачулана: «Эш урынында моның белән шөгыльләнү тиеш түгел. Үзенә үзе проблемалар тудырды!" - ди. Кемдер парны якларга омтыла: «Хисләрнең чикләре һәм шартлары була алмый: яше буенча да, милләте буенча да, һөнәре буенча да. Хәзер ике кешенең язмышын челпәрәмә китерәчәкләр..." - диләр.

Фото: mk.ru
Читайте нас