+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 февраль 2020, 09:00

"Әни, кайт инде..."

Уфада өч кыз әниләрен эзли.

Уфада өч кыз әниләрен эзли.

50 яшьлек Гөлчәчәк Халитованың өенә кайтуын өч кызы һәм ике оныгы көтә.
Ул туган йорты бусагасын 13 ел атлап кермәгән. 2006 елның җәендә хатын эшкә китә һәм шуннан бирле аны берәү дә күрми. Әтисенә аның өч кызы кирәкмәгән - аларны приютка, соңрак балалар йортына урнаштырганнар. Әмма бу елларда кызлар Гөлчәчәкне сагынып көтә.

Өлкән кызлары Аидага бүген - 30, уртанчысы Дианага — 25, кече кызлары Эльвинага 23 яшь. Әнисе югалган вакытта кызларга 17, 12 һәм 10 яшь булган. Әниләре колхоз базарында сатучы булып эшли, иртә таңнан кичкә кадәр тир түгә — балаларны берүзе тәрбияли, чөнки әтиләре аларга булышмый.

Гөлчәчәк аның белән кызлары бик кечкенә чагында аерылыша. Аерылышканнан соң хатын, Кырмыскалы районының Иске Балтач авылыннан Уфага күчеп, яңа тормыш башларга ниятли, Ул бөтен гомерен балаларга багышлаган, кияүгә дә чыкмаган.

Хокук саклау органнарында Гөлчәчәкнең чыннан да эзләүдә булуын белдерәләр. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын эчәргә яраткан. Бервакыт опека органнары балаларын да тартып алган хәтта. Аннары ул каядыр гаип булган...
Фото: ufa1.ru
Читайте нас