+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Дөнья бу...
14 февраль 2020, 08:00

Бәхетсез мәхәббәт шешәгә терәде...

Ә 20 ел үткәннән соң Гөләндәм Айнурның туганнарын фатирсыз калдырды

Ә 20 ел үткәннән соң Гөләндәм Айнурның туганнарын фатирсыз калдырды

Авылда булды бу хәл. Белүебезчә, анда яңалыклар тиз тарала. Әмма аның дөреслеге генә һәрвакыт шикләндерә. Бу очракта бәхетсез мәхәббәт һәм кешене үз максатларында файдалану тулы бер язмышны бозды...
2000 еллар иде бу. Күрше-тирәдәге йортларда әбиләр генә яши дияргә була. Гомумән, урамыбызда яшьләр сирәк күренеш. Ә менә җәйгелеккә шул әбиләргә оныклары кайтты. Авыл егетләре өчен шәһәр кызлары, ничектер, аеруча матур кебек күренә иде.

Гөләндәм, һәр елдагыча, җәйге каникул вакытында Ания әбигә кайтты. Ул шундый чибәр. Бөтен авыл егетләре аның артыннан йөрде. Әмма аның гына бер дә аларга карыйсы килмәде. Аның янына көн дә шәһәрдән кыйммәтле машинада бер егет килде. Бай диләр иде аны. Әтисенең өч кибете бар, үзе Казанда университетта укый. Әмма без, авыл егетләре, авылга килгәннәрне яратмый идек. Җитмәсә, безнең Гөләндәмне алып китә бит, имеш. Бер-ике тапкыр маңгаена менеп төшкәч, башкача килмәде. Шу­ңардан соң Гөләндәм дә безнең белән кич чыга башлады.
Минем дустым Айнур аны аеруча яратты. Көндез аның янына килеп, Ания әбинең бөтен эшен эшләде. Ә кичен чыккач, бер егетне дә Гөләндәм янына якын китермәде. Ә башкалар нәрсә эшләсен инде? Айнур бик тә таза егет, йодрыгы бала башы хәтле. Шуңа күрә барысы да аны урап узды. Җәй Гөләндәм белән Айнур бергә йөрсә, кыш кыз аны искә дә алмый. Ә Айнур җәйне көтте, шәһәргә дә аның янына барып карады. Әмма аны үзенә карата алмады.
Арытаба Гөләндәм дә теге егете янына Казанга укырга керде. Авылга, бергә тора башлаганнар икән, дигән хәбәр килеп җитте. Шуңардан соң дустымның кәефе бөтенләй төште. Әмма аның барыбер Гөләндәмне үзенә каратасы килде. Моның өчен акча кирәк, дип, Себергә эшкә чыгып китте. Эше уңды, 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алды. Тора-бара авылда өй салды. Әмма мәхәб­бәтен генә таба алмады, Гөлән­дәмне сагынды.
Ике елдан соң авылда “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды. Бу бәйрәмгә Гөләндәм дә кайткан иде. Айнур моны белеп калгач та, костюмнарын киеп, чәчәкләр тотып, аның янына чапты. Кич йөргәндә Гөләндәм егете белән арасын өзүен сөйләде. Ул аңа кул күтәргән булган. Шул кичтән башлап Айнур белән Гөләндәм арасында мәхәббәт хисе янә уянды. Әлбәттә, шәһәр егете дә, аның янына килеп, гафу үтенеп карады, тик Айнур аны куып җибәрде.
Арытаба Айнур Гөлән­дәм янына Казанга китте, анда эш тапты. Өч ай йөргәннән соң аның кулын сорады. Кыз ризалашты. Бу турыда Айнур миңа телефоннан шалтыратып сөйләде, ул вакытта аңардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр...
Яшьләр никахны авылда үткәрергә уйлады. Аның алдыннан шәһәр егете тагын Гөләндәм янына 101 роза чәчәге күтәреп килде. Кыз, булачак ире каршы булса да, чыгып, машинасына утырып сөйләште, әмма чәчәк­ләр­не алмады. Тик соңыннан ни­гәдер кәефсез йөрде. Шуңа ка­ра­мас­тан, икенче көнне гөрләтеп никах үткәрделәр. Анда барлык авыл халкы җыелды. Рәхәтләнеп биедек, җырладык... Бәйрәм авылдагыча күңелле үтте. Айнур никах көненә сөеклесенә машина бүләк итте.
Авылда бераз торгач, Казанга киттеләр. Анда фатирда акча түләп тордылар. Эшендә хезмәт хакы бәләкәй булганга күрә, егет янә Себергә чыгып китте. Мине дә үзе белән чакырды. Өч ай аннан кайтмыйча эшләгәч, авылдагы өен сатып, шәһәрдә фатир алды. Машинасын да, фатирын да хатыны исеменә яздырды. Ниһаять, туй турында да сүз чыкты. Үзләре генә язылышып, чит илгә ял итәргә барырга уйладылар. Моны да гамәлгә ашырыр өчен Айнур тагын өч айга эшкә китте. Тик тора-бара алар арасындагы мөнәсәбәтләр бозылды. Гөләндәм гел ызгышты, ә Айнур нигәдер гел аңарга ярарга тырышты.
Айнур эштә чакта, Гөләндәме элекке егете янына кире кайткан икән, дигән имеш-мимешләр ишетелде. Мин моңа ышанмасам да, шул вакытта дустымнан шалтыратып сорадым. Ул: “Талаштык, бер атна сөйләшмибез инде, якын арада янына кайтам, барысы да әйбәт булачак”, – диде. Әмма кеше сүзе дөрес булып чыкты. Гөләндәм Айнур сатып алган фатирга теге егетен керткән. Дустым талашып та тормады, тик фатирдан чыгуларын гына сорады.
Бер ай буе туктамыйча эчте. Аннары фатирын сатып, кире авылга кайтты. Ә Гөләндәм бер айдан соң теге егет белән гөрләтеп туй ясадылар. Бөтен авыл алар турында сөйләде. Айнур өеннән чыгарга да гарьләнде. Тик барыбер сөеклесен сагынды. Эшен ташлады, әнисе пенсиясенә яшәде.
Боларга инде 20 ел үтте... Дус­тым узган елның язында бу дөньядан китте. Кызганычка каршы, башка бер кызны да ярата алмады. Башка хатын белән дә торып карады. Аны җирләгәндә авылга Гөләндәм дә кайткан иде. Аның теге чактан соң авылга кайтканы булмады. Ике улы бар, үсеп беткәннәр инде. Кичен урамга чыккач, өй алдындагы эскәмиядә утырган Гөләндәмне күрдем. Үзе янына чакырды. Ире белән аерылышкан икән. Ул, гаиләсен ташлап, икенче хатын янына киткән. Аны гел тукмаган. “Бөтенләй гаилә бәхетен тоя алмадым. Аллаһка шөкер, улларым бар”, – дип сөйләде ул. Айнур турында да сөйләштек. Аны ул беркайчан да яратмаган, никахка да теге шәһәр егетенең ачуын китерер өчен генә ризалашкан. “Бәлки, шуның өчен дә Аллаһ миңа гаилә бәхете бир­мәгәндер”, – ди ул.
Әмма арытабангы хәлләр аеруча җаныма тиде. Гөләндәм юкка гына авылга кайтмаган булып чыкты. Гомумән, ул Айнурның үлүенә шат та булгандыр әле. Фатир бит аның исемендә иде, хәзер өй өлеше дә эләкте. Айнурның бөтен туганнарын йорттан куып чыгарып, аны сатты. Үзе тагын да кыйммәтлерәк машина алып утырды. Бүгенгә кадәр оялмыйча авылга кайтып йөри, кеше сүзеннән дә курыкмый. Балаларын да әнисенә калдырган, бай егетләр белән чуала, диләр.
Эх... Айнур дустым гына исән түгел шул. Бәлки, аның бүген ниләр кыланганын күреп, йөрә­геннән сызып ташлый алыр иде.
Без балачакта, авылның аръягында урнашкан тауда өй төзиячәкбез, дип хыяллана идек. Аннан бөтен авылның матурлыгы күренә. Аллаһка шөкер, бүген шәһәрдә яшәсәм дә, шунда бакча өе салып куйдым. Шул өйнең алдына чыгып утырам да аны искә алам. Дөньяның тәмен, ямен күрмичә әрәм булды шул...

Илгиз ИСХАКОВ.
Читайте нас